Мәдәни җомга

Яңа уникаль программа: ял иткән өчен 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарып була

Эчке туризмны үстерү буенча хөкүмәт тиңе булмаган яңа программа эшләде. Ул шушы көннәрдә эшли башлар дип көтелә.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, аның төгәл көне әлегә билгеле түгел. Яңа программа нигезендә турист алган юлламасы яки кунакханәдә яшәгән өчен 15 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара ала, моның өчен син кимендә 25 мең сумлык тур алырга тиешсең. 25 000-50 000 сумлык тур өчен – 5 000 сум, 50 000-75 000 сумлык тур өчен – 10 000 сум, 75 000 сумнан кыйммәтрәк тур өчен – 15 000 сум акча кешбэк булып кайта.
Программада илнең бөтен төбәкләре дә, шул исәптән Татарстан да катнаша. Алтай крае, Алтай республикасы, Калининград өлкәсе, Кырым республикасы, Севастополь, Краснодар һәм Ставрополь крае соңрак – 1 октябрьдән генә кушыла, чөнки аларда туристлар болай да күп ял итә. – Кэшбек алу өчен туроператорның сайтыннан турны онлайн алу шарт. Ул картага 5 көн эчендә кайта, – диде Сергей Иванов. Тагын бер шарт – тур биш көннән дә ким булмаска тиеш. Программада елга круизы да, квалификация узган кунакханә, шифаханәләр дә катнаша ала. Татарстанның 90 процент кунакханә һәм шифаханәләре квалификация узган. Аларда син кимендә дүрт төн кунарга тиешсең. Сергей Иванов әйтүенчә, туристларның ялы өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтаруга ил хөкүмәте 15 млрд сум акча бүлеп бирә. Кешбэк алырга теләүчеләр күп була калса, алдан хәстәрен күрмәсәң, бу акциядә катнаша алуың икеле. Шуңа да активрак булырга чакырды ул.
 

Дилбәр Гарифуллина 

Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: