Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Яңа ел алдыннан бәяләр тагын үсәчәк

Декабрьгә аяк басабыз, җәмәгать! Быел Яңа елны аеруча да түгемсезлек белән көтәбез. Күсе елы тизрәк бетеп, бөтен хәсрәтләрне, авыруларны да үзе белән алып китсен иде дә бит...

Яңа елны бәйрәм табыныннан башка каршы алу буламы инде?! Бу вакыйгага белгечләр алдан ук әзерләнә башларга киңәш итә. Сәбәбе – бәяләр үсү. Көнбагыш маена бәя арта дип язган идек бит, тәки арттырдылар. Элек акцияләр вакытында бер литр майны 65-75 сумга алырга була иде әле. Хәзер андый ташламалар вакытында да 90 сумнан кимрәккә көнбагыш мае табам димә.

Май ярар, көнбагышны үстерү, май җитештерү өчен күпме хезмәт сарыф ителә. Әмма кабак... Кабакның килосы 84 сум икәнен күргәннән соң әллә нишләп киттем. Безнең авылда кабакны малларга ашаталар көз көне. Сап-сары, баллы бу ризык чып-чын хәзинә икән бит! Казанга китереп сатсаң!

Макарон туплап калыгыз, җәмәгать! Көнбагыш мае кебек, он һәм макаронга да бәя арта, ди. Быел уңыш искиткеч зур булды, диләр тагын. Әмма ил буйлап бездәге кебек мул уңыш алмаган төбәкәр дә бар, күрәсең. Алайса бөртеккә, кукурузга, фуражга, арпага бәя үсүне тагын ничек аңлатып була? Малларның ризыгы бәясе үскәч, сөт, ит продуктлары да элеккеге бәядән сатылмас, мөгаен.

Кем өчендер Яңа ел өстәлендә генә күренә торган кызыл уылдык та кыйммәтләнгән. Яңа ел алдыннан бәяләр тагын үсәчәк, имеш. Диңгез балыгын да быел азрак тотканнар, ди. Булганын да чит илләргә сату ягын карый балыкчылар.

Тагын бер “сөенче”! Яңа елдан торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә бәяләр үсәчәк дигән хәбәр таралды.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белгеч Наталья Чернышева “Комсомольская правда” газетасына биргән әңгәмәсендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту  4-6 процент тәшкил итәчәк, дип белдергән. Өстәвенә, бу өлкәдә бурычлары күп булганнарга мораторий да бетереләчәк бит әле.

Электр энергиясенә бәяләр артачагын “Городские инновационные технологии” оешмасы генераль директоры Сергей Минко да раслый.
Шул ук вакытта, белгечләр тарифларның үсүе төбәкләргә бәйле булуын да искәртми. Минко, мисалга, хезмәтләр өчен үсеш 3,4-6,4 процент булачак дип фаразлый. Төгәл санны республиканың тармак министрлыгы гына әйтә алса инде...

Гомумән алганда, Россия Хисап палатасы ел азагында инфляция тизләнергә мөкинлеген искәртә. Аларның фаразлары буенча, соңгы айларда инфляция ай сан 0,2-0,3 процентка үсәчәк. Быелның 9 аенда бу сан 2,35 процент тәшкил иткән. Декабрьдә 4 процент ясарга исәпләре.

Бәяләр үссә дә, хезмәт хакларында арту сизелми. Киресенчә, кимрәк акча ала башлаучылар да бар. Статистикага ышансак, Татарстанда һәр унынчы кешенең хезмәт хакы 15 мең сумнан азрак. 100 мең сум һәм аннан да күбрәк акча алучылар саны бары 2,9 процент тәшкил итә икән. “Без бай республика!” – дип мактансак та, хезмәт хаклары буенча Татарстан Россиядә 39нчы урынны гына били.

Россия халкының бары 7,9 проценты гына 100 мең сумнан артык хезмәт хакы ала. Ә 15 меңнән азрак акча алып эшләүчеләр саны 9,2 процент тәшкил иткән.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X