Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Волгоград өлкәсе Малай авылы тәрбиячесе балалар бакчасында татар төркеме ачарга тели

«Авыл мәктәбендә татар теле, татар халкы, Татарстан һәм безнең авыл тарихын укыталар. Укучылар гына түгел, авыл халкы шушы дәрескә укырга йөри», - диде Аделия Бекмаметова.

XXXII Татар яшьләре көннәре катнашучысы, Волгоград өлкәсе Малай авылында тәрбияче булып эшләүче Аделия Бекмаметова балалар бакчасында татар төркемен ачарга ниятләве турында сөйләде.

«Малай авылы мәктәбендә татар теле факультатив буларак укытыла. Монда татар теле, татар халкы, Татарстан һәм безнең авыл тарихын укыталар. Укучылар гына түгел, авыл халкы шушы дәрескә укырга йөри. Оныклары белән әби-бабайлар да килә. Укытучыбыз да бар. Әмма балалар бакчасында татар теле дәресләре юк. Татар балалар бакчасы булса да, татар телен өйрәнүче группа юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Малай авылында ике меңгә якын кеше яши. «Авылга татарлар нигез салган. Әнием – рус милләтеннән, шуңа күрә күбрәк русча аралашам. Гаиләдә әтием һәм әбием татарча сөйләшә. Балачактан аларның сөйләмен ишетеп үстем һәм татар сүзләрен исемдә калдыра идем. Хәзер азмы-күпме тирә-ягымдагы татарларның сөйләмен аңлыйм», - ди тәрбияче.

Аделия Татар яшьләре көннәрен ошатуын әйтте. «Монда алган белемнәрне үз төбәгемдәге балалар бакчасында кулланасым килә. Үземә бик күп дуслар таптым, барлык кеше дә якын булды. Бөтен Россиядән татар яшьләре җыела – Татар яшьләре көннәренең әһәмияте шунда. Башка шәһәрләрдә яшәүче татар яшьләренең диалектын тыңлау кызык. Безнең якта – Волгоградта да сөйләм аерыла, кайбер сүзләрдә аерма бар», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев