Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Уфа янындагы авылда коронавируска каршы тәре йөреше үткән

Дмитриевка кешеләре тәреләр күтәреп авылны әйләнгән.

Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында коронавирус таралуга каршы тәре йөреше оештырганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Дмитриевка авылы идарәсе башлыгы Георгий Краснов яза.

“2020 елның 29 мартында Дмитриевка авылында Покров чиркәвенә йөрүчеләр коронавирустан коткаруны сорап догалар җырлап тәре йөреше уздырды. Кешеләр иман ныгытуны, бөтен азап күрүчеләрне коткаруны сорап догалар укыды. Бөтен юатуга һзм савыгуга мохтаҗ булганнарны, авылны йогыштан саклауны сорап”, дип язган Краснов.

Авыл башлыгы сүзләренчә, бу чара җирле чиркәү үтенече белән уздырылган.

“Без ярдәм итәргә булдык, һәм кешеләр бу йоланы исән-имин башкарып чыксын өчен барысын да эшләдек”, дигән ул.

25 марттан халкы 100 мең кешедән арткан Башкортстан шәһәрләрендә мәчетләрдә җомга намазлары уздыру туктатылды.

Республиканың Урыс православ чиркәве митрополиясе үзенең епархияләрендәге якшәмбе мәктәпләрендә, яшьләр, балалар һәм спорт оешмаларында дәресләр һәм чараларны уздыруны да вакытлыча туктатты. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон ашату урыннарының да эшләвен тыйды.

29 мартта Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл халыкны гыйбадәтханәләргә килүдән тыелып торырга чакырды. Аңа кадәр РПЦ, коронавирус куркынычы булуга карамастан, чиркәүләрне ябудан баш тартып килде. Петербур губернаторы Александр Беглов шәһәрдә чиркәүләргә йөрүне тыйгач, Мәскәү патриархаты моны “Конституцияне бозу” дип бәяләде.

Русия мөселманнары диния назәрәте карары белән Мәскәүдәге мәчетләр 18 марттан ябык, чикләү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев