Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Төркиядән кайтучылардан мазок алынган: нәтиҗәсе нинди?

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 6591 очрагы теркәлгән.

Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. "Аэропортларда 45 очкыч тикшерелде, аларның икесе Төркиядән кайтты. 653 пассажирның 526сы – татарстанлылар. Барлыгы 6593 пассажир һәм экипаж әгъзалары тикшерелде, 494 кеше аэропортның үзендә коронавируска каршы мазок тапшырды. Вирус йоктыручылар теркәлмәде”, - диде ул.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итүенчә, якын арада Казанның 12нче хастаханәсендә коронавирустан дәваланган соңгы пациентлар чыгарылачак. “16нчы хастаханә өлешчә гадәти режимда эшли башлады”, - диде ул. 

Статистика буенча, үзган тәүлектә 37 кеше коронавирустан дәваланган.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев