Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнгән, дүрт кеше вафат булган

Автобус аэропортка барган булган.

Кичә Анталия провинциясендә Манавгат шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта ТАСС РФ Генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итә.

Автобус аэропортка барган булган, дип хәбәр ителә. Салонда Россиядән 22 турист булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер каршы як полосога чыга һәм автобус әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булды. Тагын дүртесе яраланган. Зыян күрүчеләр Анталия хастаханәләренә салынган.

Туристлар кичә 21.50 сәгатьтә Самарага очарга тиеш иде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев