Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Түбән Камада барлык башлангыч сыйныфларны биш көнлек уку атнасына күчерү ниятләнә

1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.

Түбән Кама һәм Кама Аланы башлангыч сыйныфларын биш көнлек уку атнасына күчерергә планлаштыралар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин белдерүенчә, укытуның әлеге формасы уңай нәтиҗәләр бирсә, бу мөмкин булачак.

Исегезгә төшерик, 1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.

«Без республикада беренче булып, мондый масштабта һәм формада укытуның яңа режимына күчәбез. Үзгәреш системалы характерда, шуңа күрә башлангыч сыйныфларда укытуның яңа форматына күчү ике этапта башкарылачагы турында карар кабул ителде», — диде Рамил Гыйниятуллин.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев