Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда социаль челтәрләрне контрольгә алалар

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы «Интернет челтәрендә виртуаль бергәлек аша таратыла торган террчылык идеологиясенә каршы көрәшнең өстәмә чаралары турында»гы мәсьәләгә багышланды

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы «Интернет челтәрендә виртуаль бергәлек аша таратыла торган террчылык идеологиясенә каршы көрәшнең өстәмә чаралары турында»гы мәсьәләгә багышланды Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үткән киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елда республикада социаль челтәрләрдән алынган мәгълүмат йогынтысында яшүсмерләр тарафыннан авыр хокук бозуларның 6 инциденты ачыкланган. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, виртуаль хакыйкать торган саен безнең тормышка үтеп керә. Виртуаль деструктив баланың шәхси уңайсызлыгының бер билгесе итеп каралырга тиеш».

Нотык белән Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе, балигъ булмаганнар республика комиссиясе әгъзасы Илдар Галиев чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларның игътибарын интернеттагы деструктив контент күләменең артуына юнәлтте.

Илдар Галиев билгеләп үткәнчә, үзен ялгыз дип хис иткән һәм ата-аналарында сыену урыны тапмаган балалар тискәре йогынтыга ешрак бирешәләр. Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүмат йогынтысында яшүсмерләрнең кораллы һөҗүмгә әзерләнүләре дә билгеле булган. Кайберләре массакүләм мәгълүмат чараларында киң чагылган.

«Кайбер балалар ата-аналарыннан ярдәм ала алмыйлар, ялгызлыктан куркалар, эчке шәхси киеренкелек кичерәләр һәм үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр, - диде Илдар Галиев. – Башкалары исә – абруйлы кешегә мохтаҗлар, әмма ата-аналарын һәм укытучыларын абруй дип санамыйлар, урамга, социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итәләр».

Соңгы елларда Татарстанда әлеге куркынычны киметү буенча күп дәрәҗәдә эш алып барыла.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ситуацияне кисәтү өчен барлык чараларны да кулланырга кирәк, төп бурыч – балаларның куркыныч зонага эләгүләрен башында ук кисәтү. Монда психологларга зур урын бирелә, мәктәптә коррекция эшеннән башка моны хәл итү авыр.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, интернет челтәре аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәшү өчен социаль челтәрләрне мониторинглау буенча махсуслаштырылган бүлек булдырылачак.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев