Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда 2021 елда башлангыч сыйныфларны бушлай ашатуга 2,2 млрд сум тотылачак

Татарстанда барлык башлангыч сыйныф укучылары 1 сентябрьдән бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә 2021 елга 2 млрд 225 млн сум акча каралган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы сүзләренчә, 1- 4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү чыгымнары 1 сентябрьдән башлап дүрт айга 860 млн сумга якын каралган. Федераль бюджеттан — 498,7 млн сумнан артык, республика бюджетыннан 361,2 млн сум тирәсе акча тотылачак.

«Татарстанда башлангыч сыйныфта белем алучы барлык балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә акчаның 58 проценты федераль бюджеттан, 42 проценты республика бюджетыннан бүлеп бирелә, — дип искәртте Һадиуллин. - Хәзер башлангыч сыйныфлардагы барлык 1-4 сыйныф укучылары да бушлай туклана».

Ул шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын финанслау нормативларының 2021 елга 2020 ел дәрәҗәсендә саклануын искәртте. «Һәр тәрбияләнүче, укучы өчен финанс чыгымнары узган ел дәрәҗәсендә кала», - диде Һадиуллин. 

 

Надежда Гордеева

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X