Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан табиблары балаларга берьюлы биш инфекциядән «Пентаксим» прививкасын ясый

Моңа кадәр бу прививканы җитлекми туган балаларга гына ясаганнар.

Бер атна элек Татарстан сырхауханәләрендә балаларга берьюлы биш инфекциядән «Пентаксим» прививкасын ясый башлаганнар. Бу вакцина бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. Бу хакта бүген түгәрәк өстәл барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

«Моңарчы прививка җитлекми туган һәм бик түбән авырлыктагы балаларга гына ясала иде. Без гадәттә балаларга өч айдан башлап, өч укол ясый идек. Хәзер бер укол белән генә биш инфекцияне колачлап була. Шуңа күрә баланы берничә тапкыр интектермәс өчен, барлык кечкенә балаларга „Пентаксим“ вакцинасын кадыйбыз», — диде Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренчә, балага беренче тапкыр элекке АКДС прививкасы ясалса да, икенче тапкыр килгәндә, «Пентаксим» прививкасын ясатырга мөмкин.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, «Пентаксим» прививкасын барлык балаларга ясату бу әле Татарстанга гына хас. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X