Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан студентларын маска режимының үтәлеше буенча тикшерәчәкләр

Татарстанның барлык югары уку йортлары студентлары, шулай ук көллият һәм техникум укучыларын белем бирү учреждениеләрендә маска режимын үтәүгә тикшерәчәкләр. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Укытучылар һәм студентлар тарафыннан профилактик чараларны үтәлеше тикшереләчәк. Аларны бозган очракта, белгечләрнең Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова карары белән хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә бирелгән өстәмә вәкаләтләре бар.

Лекцияләр уздырылучы аудиторияләрдә, Авдонина искәрткәнчә, социаль дистанциянең үтәлешен онытырга ярамый, педагоглар һәм студентлар маскаларда булырга тиеш.

"Әгәр дә әлеге уку йортларында студентларның маскалары булмау фактлары булса, шул исәптән хокук бозучыларга карата да тиешле чаралар  кулланылачак. Шуңа күрә бүген нинди формат бар, шуның буенча эшләячәкбез. Әлегә дистанцион укыту булмаячак", - дип кисәтте Авдонина.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев