Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчмәсме?

Без бу булмас дип өметләнәбез.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сентябрь уртасыннан мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин дигән имеш-мимешләргә җавап бирделәр. Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәргә планлаштырмый.

Бу турыда Таттарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте. «Без бу булмас дип өметләнәбез. Бүген бернинди план да юк. Иң мөһиме, безнең сентябрьдә ябылачагыбыз турында әйтү өчен ниндидер алшартлар да юк», — диде спикер.

Шулай ук спикер бишкөнлек һәм шимбә көннәрендә онлайн-укулар кертү идеясен дә шәрехләде. «Бишкөнлек уку атнасына һәм шимбә дистанцион укуга күчү турында бердәм план юк. Әгәр дә мәгариф учреждениесендә шундый мөмкинлек һәм ихтыяҗ бар икән, алар моны уку планына зыян китермичә эшли ала», — диде Алсу Әсәдуллина.
 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев