Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан бәрәңгесе алыпсатарлар кулында

Башкалада традицион ярминкәләр шәһәрнең төрле нокталарында гөрли. Кеше күп, машиналар санап бетергесез. Казанда 16 октябрьдә Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы мәйдандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә халык аеруча күп.

Көн кояшлы. Лаеш, Биектау, Балтач, Питрәч, Буа, Кукмара районары агрофирмалары һәм шәхси хуҗалыклары гөрләтеп сәүдә итә. Казанлылар итләр ала, йомыркага озын чират. “Нармонка” совхозыннан килгән “КамАЗ” машинасындагы яшелчәләрне иртәнге 9 сәгатькә  “чистартып” бетергәннәр инде. Буа шикәр заводы “КамАЗ” машинасы әрҗәсендә дә 4-5 капчык кына шикәр комы калган.

Нармонкалылар бәрәңгенең килограммын 23 сумнан тәкъдим итә. Кукмара феремерлары “икенче икмәк”кә 30 сум бәя куйган. Көньяк дәүләтләр егетләре, ягъни алыпсатарлар бәрәңгене 33 сумнан башлап, 40 сум бәяләрдә сата. Бәрәңгене 23 сумга таба алмаган кайбер кешеләр сыкранып, алыпсатарларга мөрәҗәгать итә. Авылларның шактыенда колхозлар юк, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге бакчаларының зур өлешендә печән үсә. Белоруссиядән бәрәңге китертә башламагаек әле берзаман, дигән моңсу уйлар башка килә.
- Бәрәңгене өстәл кадәр кишәрлектә генә утыртам. Күпләп кабак һәм яшелчәләр үстерәм. Кабаклар бик тәмле, казанлылар да кабак бәлешләре пешерсен дип, рәхәтләнеп киләм ярминкәләргә, - ди Питрәчнең һәвәскәр бакчачысы Рафаэль Галиев.

Иртә торган - уңган, дигән борынгы, әмма мәңге картаймас әйтем бар татар халкында. Шактый казанлылар ярминкәләргә иртәнге 5 сәгатьтән үк кузгала һәм, әлбәттә, куларбасына авыл нигъмәтләрен арзанрак бәяләләрдән тутырып кайта.

Ямашев проспектындагы ярминкәдә ит - 320-380 сум, йомырканың дистәсе - 70-80 сум, шикәр комы 45 сумнан сатыла.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев