Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

"Татар теленә карата булган мөнәсәбәткә шаккатып карап торабыз. Күргәннәрдән җырлыйсы килә..."

20-22 май көннәрендә Казаныда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырган алтынчы Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза. Анда Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән, Россиянең 60тан артык төбәгеннән һәм 7 чит илдән 300 делегат катнаша.

Бүген катнашучылар 3 мәйданчыкка бүленеп, әдәбият һәм җәмгыять, Тукай иҗаты, заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү кебек темаларга фикер алышты. "Адымнар – Казан" күптелле мәгариф комплексы буенча катнашучылар өчен экскурсия оештырылды, балаларның матур чыгышларын карады алар. Комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов белем йортының укыту үзенчәлекләре белән таныштырды. Мәктәптә күпчелек фәннәр татарча укытыла, инглиз теленә зур игътибар бирелә. Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей директоры Фирдүсә Әюпова да үзе җитәкчелек иткән уку йортында чит төбәктән укучыларны да чакырды.

Катнашучылар өчен шулай ук татар журналлары мөхәррирләре да чыгыш ясады, басма матбугатның яңа мультимедиа мөмкинлекләре турында сөйләде. «Нинди матур газета-журналлар чыга. Үз матбугатыбызны сакламасак, кем саклар? Без язылырга тиеш бит инде! Балаларны кулдан тотып өйрәтмәсәк, кем өйрәтсен?! Алар укымый хәзер, дибез, үзебез дә укымыйбыз, телефонга кереп баттык.  Ул шулкадәр алып кереп китә, балаларыбызга сүз дә әйтә алмыйбыз, чөнки үзебез дә телефон тоткынына әйләнә башладык.  Ә шундый матур журналлар бар… Рәсемнәр дә җанлана. Бала бит аңа карый. Үзебезгә дә укырга, балаларны да өйрәтергә кирәк», — диде Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Җыен өчен бик бай программа әзерләнгән. Бүген алар «Яшел яр» укытучылар театрының «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен карады. «Ирек» мәчетендә вәгазь тыңлады.

21 майда да «Чулпан» мәдәни үзәгендә күп чаралар узачак. «Татар теленә карата булган мөнәсәбәткә шаккатып карап торабыз. Күргәннәрдән җырлыйсы килә. Без телне гаиләдә сакларга тырышабыз, ләкин милли мохит кирәк» – ди Мәскәү шәһәреннән килгән катнашучылар. Оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре дә җиткерә чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез.

 

Динара Әхмәт

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев