Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татар мәгарифе: Саннар артында ни бар?

Быелгы август конференциясендә, 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан район һәм шәһәрләре арасында милли мәгариф рейтингы тәкъдим ителгән иде. Рейтингта кемнең кайсы урынга эләгәчәген 7 критерий хәл иткән. Анда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телдә тәрбия һәм белем алучылар өлеше, бердәм республика тесты нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре һәм призерларының саны, төп...

Быелгы август конференциясендә, 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан район һәм шәһәрләре арасында милли мәгариф рейтингы тәкъдим ителгән иде. Рейтингта кемнең кайсы урынга эләгәчәген 7 критерий хәл иткән. Анда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телдә тәрбия һәм белем алучылар өлеше, бердәм республика тесты нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре һәм призерларының саны, төп дәүләт имтиханын татарча тапшыручылар, "Илһам" конкурсында катнашучылар саны да исәпкә алынган.
Мөслим, Актаныш беренче ике урынга чын-чынлап лаек булуы күренеп тора - аларда туган телдә белем алучы балалар саны да 96 процент, балалар бакчаларында милли тәрбия белән колачланган балалар саны да 100 процент тәшкил итә. Төп дәүләт имтиханын татарча бирү күрсәткече ягыннан да алар алдынгы. Беренче унлыкта, шулай ук, - Балтач, Саба, Теләче, Арча, Мамадыш, Сарман, Кайбыч, Апас.
Саба, Теләче, Арча кебек татарлар күп яшәүче районнар, нигездә, халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар саны һәм татар теленнән бердәм республика тесты нәтиҗәләре хисабына алга чыккан. Туган телдә белем алучы укучылар өлеше буенча алар 70 процентка да җитмәгән. Саба белән Теләчедә төп дәүләт имтиханын татарча бер генә укучы да тапшырмаган. Бу уңайдан тәнкыйть август киңәшмәсенең пленар утырышында да, милли мәгариф секциясендә дә яңгырады.
Кайбыч, Апас, Әтнәдә дә шул ук хәл. Әтнәдә, гомумән, мәктәптә дә, балалар бакчасында да татарча белем бирү 100 процент дәрәҗәдә, ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханны татар телендә тапшырырга теләмәгән. Республика олимпиадаларында да җиңүчеләр һәм призерлар юк. Арча районында исә балалар бакчаларында туган телдә тәрбия мәсьәләсендә хәлләр мактанырлык түгел.
Рейтинг күп параметрларны искә алып төзелгән. Шул сәбәп­ле, әйтик, туган телдә белем алган балалар саны 57% булган Саба районы андый укучылар саны 71% булган Яңа Чишмә районыннан алдынгырак урында. "Татар-информ" агентлыгы, бер генә параметрдан торган үз рейтингын төзеде. Безнең фикеребезчә, "Илһам" яшь язучылар бәйгесенә катнашу-катнашмауга караганда, туган телдә белем алучы укучылар саны мөһимрәк күрсәткеч. Шул сәбәпле, безнең рейтинг министрлыкныкыннан күпкә аерыла. Яшь язучылар бәйгесенә күпләп укучылар җибәрү исәбенә генә алдынгы урынга чыккан районнар рейтингта түбән тәгәрәде.
Безнең рейтинг кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, татарлар чагыштырмача күп яшәгән Саба, Апас районнары алдынгылар исемлегендә түгел. (Министрлык рейтингында бу районнар алдынгылар исәбендә). Министрлык рейтингында "кызыл зонада" (ягъни түбәндә) булган Яшел Үзән һәм Алексеевский районнарында милли мәктәпләр күрсәткече буенча хәлләр бик үк начар дип әйтеп булмый. Бу районнарда татарлар азчылыкны тәшкил иткәнне исәпкә алсак, бәлки әле күпмедер дәрәҗәдә үрнәк итеп тә күрсәтергә ярый торгандыр. Шулай ук Яңа Чишмә, Спас кебек татарлар азчылыкны тәшкил иткән районнар да алдынгылар рәтендә. Казан исә исемлекнең "кызыл" зонасында.
Балалар бакчаларында милли белем һәм тәрбия бирү рейтингы да кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Арча, шул ук Азнакайда хәлләр мактанырлык түгел. Ә менә руслар күпчелекне тәшкил иткән Лаеш белән Яңа Чишмәдә милли мәгарифкә игътибар зур дип әйтеп була.
Татар телендә имтихан тапшыру мәсьәләсендә тәфсилләп аңлату артык. Зур күпчелек районнарда татар телендә имтихан тапшыручылар юк - "ноль укучы". Татар телендә бер генә укучы да имтихан тапшырмаган районнарның милли мәгариф рейтингында югары урыннарда булуы үзе бер гаҗәп. Хәтта алдынгы саналган районнарда да күрсәткечләр 12 проценттан башлана. Димәк, татар телендә имтихан тапшырырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә дип әйтергә була.
Кайбер районнарның мәгариф идарәләре белән "Татар-информ" хәбәрчесе элемтәгә керде.
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Илшат Вахитов казанышларының төп сәбәбе җирлектә төп аралашу теле татар теле булуы белән аңлата.
- Без районда иркенләп татарча сөйләшәбез. Кая барсак та, урамдамы, мәктәп эчендәме - аралашу татарча. Татарча имтихан бирү дә җиңел, бернинди авырлыгы юк. Сәләтле балалар өчен гимназия бар. Анда да татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Безнең мәктәпләр татарча 100 процент диярлек белем бирә. Мари-Суыксу авылы хисабына гына 100 процентка тулмыйдыр. Алар да үз мари телләрендә укый. Мари-Суыксу шуның белән бәхетле, без алардан көнләшәбез дә хәтта: алар рәхәтләнеп татарча сөйләшә.
Идарә башлыгы фикеренчә, кайбер татар районнарында төп дәүләт имтиханын татарча тапшыручылар булмау биремнәрнең соңрак чыгуы белән дә бәйле булырга мөмкин. "Без балаларны 1 сентябрьдән үк имтиханнарга әзерли башлыйбыз. Яңа ел алдыннан гына татарча материаллар барлыкка килде, бездә 103 бала имтиханны татар телендә бирергә теләк белдерде. Быел сынау кебек кенә булса, яңа уку елында 1 сентябрьдән үк балаларны татарча имтихан бирүгә җәлеп итәрбез дип ышанам. Бу әсбаплардан, Интернеттагы мәгълүматлардан да тора. Интернетта "решу ЕГЭ, сдам ОГЭ" дигән нәрсәләр бар, әгәр шул рәвешле татарча вариантлар да булса, балалар саны артачак дип уйлыйм", - ди Илшат Вахитов.
Әлмәт районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина милли мәгариф өлкәсендә Әлмәттә хәлләр шәптән булмавы белән килеште. Ул бу уку елында татар мәктәп­ләрендә адреслы эш оештырылачагын әйтте.
- Татар телендә укытып, имтиханнарны рус телендә тапшыр­гач, дөрес түгел бит. Безнең укытучылар да, татар телендә имтихан биргән укучыларга югары уку йортларына кергәндә, 1-2 балл өстәү тәкъдиме белән чыга. Бу укучыларның да, ата-
аналарның да кызыксынучанлыгын арттырыр иде. Бу дәүләт дәрәҗәсендә яклау табарга тиеш. Татар мәктәпләрендә татар телендә укытып, имтиханнарны рус телендә бирү дөрес түгел, шуңа күрә бәлки имтиханнарның нәтиҗәсе дә чагыштырмача түбәнрәктер. Ел башыннан директорлар, әти-әниләр белән дә, балаларның нинди имтиханнарны сайлауларына карап, кайсы телдә тапшырып булу турында сөйләшүләр булды. Кызганыч, әти-әниләрнең дә, балаларның да татарча тапшырырга теләгәннәре табылды. Туган телдә белем алу ул башка телләрне дә үзләштерүгә дә зур ярдәм, һәм киләчәктә югалып калмаска ярдәм итәчәк дигән фикерне алга сөреп эшләргә җыенабыз.
Рус балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дә ике телне тигез куллану, гомумән, һәр җирдә ике теллелеккә игътибар артса, ата-аналар тарафыннан да караш үзгәрер иде дип саный әңгәмәдәш. Киләсе елга рус балалар бакчаларында татар төркемнәре санын 5 кә арттырырга җыеналар. "Рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачу турында сүз алып барыла. Киләчәктә Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасында балалар бакчасы һәм мәктәп кушылган милли үзәк ачу ниятләнә. Башка милләт халкына татар телен өйрәтү буенча татар гимназиясе базасында курслар ачтык. Халыкның мотивациясен үзгәртергә тырышабыз, милли хәрәкәт бара".
Саба районы мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров фикеренчә, туган телдә белем алучы укучылар саны, төп дәүләт имтиханын татарча тапшырмау белән генә бәя бирү дөрес түгел.
- Аңа гына карарга кирәк түгел, олимпиадаларда, башка конкурсларда күпме урын яуланганына игътибар итәргә кирәк. Туган телдә белем бирү күрсәткече ул бит әле телне югалту дигән сүз түгел. Бездә бөтен чаралар татарча бара. Бездә татарлык югала дип уйламыйм, - дип белдерде Илфат Шакиров.
Төп дәүләт имтиханын татарча тапшыруга килгәндә, мәгариф идарәсе болай ди: "Башта дәүләт эшләсен, 11 не тәмамлагач та, имтиханны татарча тапшырып, аннары институтта татарча укып булсын, шушыларны кабул итеп бетерсәләр, без эшлибез. Без хәзергә балаларның, ата-аналарның теләген үтибез, бүгенге көндә татарча белән беркая барып булмый бит".
Арча районы мәгариф ида­рәсеннән быел Арчада 8 балалар бакчасында икешәр татар төркеме ачылачагы турында әйттеләр. Алдагы ел белән чагыштырганда, төп дәүләт имтиханын тапшыручылар арткан. 2015-2016 уку елында 2 бала тапшырган булса, былтыр аларның саны 16 булган. "Бездә быел яңа мәктәп ачылачак. Моннан тыш, һәр мәктәптә берәр татар сыйныфы булдырыла. "Быел балалар бакчаларында туган телдә белем бирү күрсәткече 47,8 проценттан узачак", - дип ышандырды милли мәгариф буенча методист Энҗе Мостафина.
Азнакай мәгариф буенча "кызыл" зонага эләксә дә, андагы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Әхмәдишина сер бирмәскә тырышты.
- Без республика олимпиадасында 12 призлы урын яулаган, халыкара олимпиадада 3 җиңүчесе булган, "Илһам" конкурсында Гран-при откан район, бездә тотрыклы эшләүче коллективлар. Без кызыл зонага ике критерий буенча гына эләктек - беренчедән, 9 нчы сыйныфлар арасында татар телендә имтиханны татарча тапшыручылар булмады, икенчедән, туган телдә белем алучылар саны буенча без калышабыз. Җәмәгатьчелек советы катнашында фикер алышу булды. Татар телендә белем бирүне арттырырга җыенабыз. Быел рус мәктәпләрендә 172 баланы үз эченә сыйдырачак 10 беренче сыйныф ачылачак, аларда татарча укыту күздә тотыла. Тулаем алганда, 25 проценттан 33 процентка җитәргә тиеш туган телдә белем алучылар. Авыл җирлегендә барлык татар мәктәпләре саклана, анда 89 укучы булачак. Вәзгыятьне үзгәртербез дип уйлыйбыз.
9 нчы сыйныфтан соң татарча имтихан тапшыруга килгәндә, азнакайлылар ата-аналар, балалар белән дә эшләргә җыена. "Татарча укып, ник имтиханны рус телендә сайлаганына анализ ясачакбыз. Бәлки, алар шулай БДИга әзерләнәләрдер. Дөресен генә әйткәндә, әле бит моңарчы 9 нчы сыйныфтан соң татар телендә имтихан тапшыруга таләп катгый түгел иде".
1990-1997 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Васил Гайфуллин фикеренчә, татар районы була торып та, милли мәгариф күрсәткечләре әллә ни югары булмаган җирлекләрдә милли мәгарифкә игътибар беткән дигән сүз.
- Аның белән көн саен эшләп торырга кирәк. Ана телендә фәннәрне укыту торышы, аның буенча кемнең ничек эшләгәнен күрсәтү өчен ачык дәресләр оештыру, туган телдән олимпиадаларда катнашу - бу мәсьәләләр өстендә гел эшләп торсаң гына. Ә онытсаң, урыс булсаң яхшы, дип кенә йөрсәң, һичнәрсәгә ирешү мөмкин түгел. Күпчелек татарлар яшәүче район була торып, туган телдә белем бирү күрсәткече түбән районнарга килгәндә, алар милли мәгариф белән шөгыльләнми башлаган. Алар туган телдә белем алуның нинди кадерле икәнен аңламыйлар, димәк. Бөтен фәннәрне дә туган телендә укыса, укучының фикерләү дәрәҗәсе дә матур үсә. Аннан киләчәктә яхшы эзләнүче-тикшеренүче, галимнәр дә чыгарга мөмкин. Үзенең балаларын да шулай тәрбияләячәк. Татарча укытуны туктата баруны милләттән ваз кичү дип атыйм мин.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.
intertat.tatar интернет газетасыннан.
.Казанның 49 нчы мәктәбендә татар теле дәресе.
ФотоYoutube каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев