Татар-башкорт: дуслык күпере какшамасын

“Уфа өязе татарлары” китабы басылып чыкты.
Соңгы арада татар-башкорт мөнәсәбәтләре аеруча актуаль. Башкорстанда кайбер татар телендә сөйләшүче районнарга басым ясала, дигәнне дә ишетергә туры килә. Җанисәп алдыннан ике кардәш халык арасындагы дуслык күперенең какшау куркынычы борчый. Бу мәсьәләгә бары тарихи фактларга нигезләнеп кенә ачыклык кертергә була, дип саный галимнәр. “Уфа өязе татарлары” китабының басылып чыгуы да күп сорауларга нокта куяр, мөгаен.
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фән буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, әлеге монография 1722-1782 елларда Уфа өязендә уздырылган I-IV дәүләт ревизияләренә нигезләнеп язылган. Нәкъ менә шул мәгълүматларга таянып Уфа тирәсендәге авылларда, Стәрлетамакта ясаклы һәм йомышлы татарлар күпләп яшәгәне билгеле.
Монография белән кызыксынучылар җитәрлек. Аеруча Башкортстан татарлары күп сорыйлар икән. “Җанисәп алдыннан үз позициябезне яклауда, ягъни Башкортстан татарларының этник татарлар икәнен раслауда бу китап мөһим идеологик мәгънәгә ия булачак”, – ди китапның баш редакторы “Нагайбәкләр, татар- керәшен мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәге” мөдире Радик Исхаков.
Кайбер танылган шәхесләрне ике милләт арасында бүлү дә еш күзәтелә. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов, Ризаэддин Фәхреддин һәм башкалар... Башкортлар аларны үзенеке дип саный, безнең өчен алар татар. Фәннәр академиясе тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр Лилия Байбулатова әйтүенчә, тарихи чыганакларда Ризаэддин Фәхреддин үзен башкорт та, татар да димәгән. Ул Россия мөселманы, төрки булуын язган. Ә төркиләргә дин галиме татарларны, башкортларны да керткән. Ягъни Ризаэддин Фәхреддин өчен милләттән бигрәк дини һәм мәдәни кыйммәтләр мөһим булган. Ә аны татар, башкортка бүлү ясалма тудырылган бәхәс. Моны фактларга нигезләнеп аңлатырга да була. Ризаэддин Фәхреддиннең үзе ясап калдырган нәсел шәҗәрәсе бар. Юлдаш бабасының чукынудан качып Зөя өязендәге татар авылы Шыгырданга күчеп киткәне билгеле.
Эльвира Мозаффарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.44301
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.9200
-
18 гыйнвар 2021 - 08:04«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты «Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.7900
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО) Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.6800
-
18 гыйнвар 2021 - 06:00Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде.10400
-
17 гыйнвар 2021 - 13:33“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.24401
-
17 гыйнвар 2021 - 13:20Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.12000
-
17 гыйнвар 2021 - 13:172021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.11200
-
17 гыйнвар 2021 - 06:00Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.14201
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә16800
-
16 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (16-22 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!17300
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.13800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.19300
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.14100
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.40900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика