Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ташламалы ипотеканы кайчанга кадәр алырга була?

Бер ай эчендә Татарстанның Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү төзегән. Билгеле булганча, республикада елына 6,5 кенә процент белән ташламалы ипотека эшли. Моның өчен фатирны яңа торактан сайларга кирәк.

Программада ипотеканы быелның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр рәсмиләштергән кешеләр катнаша ала. Кредитны түләп бетергәнче еллык процент ставкасы үзгәрми. Кредит 20 елга бирелә. Беренчел кертем торак бәясенең 20 процентын тәшкил итәргә тиеш. 

Әлеге программа буенча торак алучыларның иң күбе Казанда һәм Чаллыда теркәлгән. Шулай ук Лаеш, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан, Баулыда да программа уңышлы эшли. Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, беренче ташламалы ипотека май аенда рәсмиләштерелгән булган. Программа популярлаша бара. Ул торак базарында отышлы программаларының берсе булып санала.
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев