Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Тарихчы Альберт Борһанов Касыйм шәһәрен «Татар-тур» маршрутына кертергә тәкъдим итте

Тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрен татар төбәкләре аша узучы «Татар-тур» экскурсия маршрутына кертергә тәкъдим итте.

«Касыйм шөһәре – ул Мещера шәһәрчеге, Хан кирмән, Касыйм ханлыгы атамаларын йөрткән тарихи урын. Матур табигать, бай тарих, географик яктан уңайлы урында булу Касыйм шәһәренә этно туризмны үстерергә мөмкинлек ача. «Татар-тур» маршрутына Касыймны да кертергә булыр иде», - диде Альберт Борһанов.

Альберт Борһанов Касыймдагы археология, архитектура һәйкәлләрен, кабер ташларын өйрәнүне көчәйтергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу эшкә дәүләт структуралары һәм җәмәгатьчелек тә кушылуы мөһим. Күренекле шәхесләрне өйрәнү дә туризмны үстерүдә роль уйный, дип исәпли тарихчы. Ул Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Касыймга Сөембикә ханбикә озатылганын искә алды.

«Касыймны музей-шәһәр, илкүләм тыюлык буларак танырга, ЮНЕСКО исемлегенә кертергә, туризм инфраструктурасын үстерергә, тарихи биналарны төзекләндерергә кирәк. Боларның барысын унбиш ел эчендә башкарып чыгарга була. Бу программаны тормышка ашыру төбәкнең социаль-икътисади үсешенә китерәчәк», - диде Альберт Борһанов Касыймда оештырылган фәнни-гамәли конференциядә.

Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгына нигез салуның 570 еллыгы уңаеннан бүген Касыймда «Мөхлисә Бубый укулары» дип аталган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза.

 

 

«Касыймда Россиянең унөч төбәгеннән күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелуы конференцияне оештыручыларның - Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының абруен күрсәтә. Соңгы елларда Үзәк Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга да игътибар артты. Моның өчен Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән нәзарәткә рәхмәт», - диде Альберт Борһанов.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев