Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ТАРИХИ БОЛГАРГА ИЛҺАМЛЫ СӘФӘР

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кертелде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кыла. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы - бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп, һәрвакыт кызыклы милли...

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кертелде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кыла.

Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы - бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп, һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы "Җыен" вакыфы һәр елны атаклы җырчы Илһам Шакиров белән тирән мәгънәле һәм кызыклы сәяхәтләр оештыра. Табигать кочагында күренекле шәхесләрнең очрашып, миллиятнең иң газиз күренешләрен барлавы быел Болгарда үтте.

3 июльдә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Җыен" фонды җитәкчесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәм әлеге вакыфның идарә әгъзалары - Татарстанның халык язучылары Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, шулай ук Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, вакыфның башкаручы директоры Фуат Рәфыйков, "ТАИФ" компанияләр төркеме вәкиле Рәшит Фәсхетдинов, "Биектау" инновацияләр үзәгенең генераль директоры Заһир Исрафилов һәм башка шәхесләр бөек җырчы белән бергә шәһри Болгарга сәяхәт кылды. Кунакларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршылады. Ул аларны соңгы елларда башкарылган төзелеш-яңарту эшләре белән таныштырды.

Аннары Илһам Шакиров һәм аның дуслары борынгы манараларның һәм чал төрбәләрнең, яңартылган сукмакларның, дөньядагы иң зур басма Коръән куелган истәлек йортының моңлы һәм нурлы тирәлеген, археологлар зур казу эшләре алып барган борынгы шәһәр мәйданнарын карап хозурланды. Илһам Шакиров һәм аның сәфәрдәшләре "Яңа Гасыр" телевидениесенә интервью биреп, Болгар ядкәрләренең халыкка кайтарылуы һәм дөньякүләм дәрәҗәдә танылуы өчен республика җитәкчелегенең зур көч салуын искәртте. Бигрәк тә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бу игелекле эшкә алынуы, республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның милли яңарышка, татар халкы тарихының ядкәрләрен саклауга зур игътибар бирүе, гасырлар дәвамында җимерелеп барган изге Болгарның яшәрүе һәм саклануы өчен куанычларын белдерде. Быелгы сәйранны Болгарда оештыруга да Минтимер Шәрип улы хәер-фатыйха биргән.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр Болгардагы Аллаһ йортында булгандыр. Тыюлык капкасы төбендә төзелгән гүзәл Ак мәчеттә изге Рамазан аенда дога кылганда кунаклар шәһри Болгардагы уңай үзгәрешләргә үз өлешен керткән барлык кешеләргә дә рәхмәтләр укыды. "ТАИФ" компанияләр төркеме һәм башка оешмалар ярдәмендә күренекле әдипләребез башкарган изге гамәлләр татар милләтен дөньяга танытуга, халкыбызның борынгы ядкәрләр, изге төшенчәләр, асыл шәхесләребез тирәсендә туплануына, аның киләчәктә дә сакланып калуына ярдәм итә.

Сәйранга дусларын чакыручы мәшһүр җырчы да шундыйлардан. Илһам Шакиров ярты гасыр дәвамында татарлар яшәгән барлык төбәкләргә иҗат сәфәрләре кылып, милли моңы белән халкыбызның күңелен күтәрде, аны туплады, миллионнарча татарларның милли үзаңын сакларга булышты. Хәзер, милли күтәрелешкә дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә башлагач, татар зыялылары Казанда, Болгарда җыелып, үз язмышларын хәл итү турында киңәш-табыш иткәндә, рухи ядкәрләребезнең (Илһам Шакиров һәм аның җырлары да шулар рәтеннән) әһәмияте тагы да арта төште.

Болгардагы җылы очрашуның соңында шагыйрь, депутат һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев "Җыен" вакыфы исеменнән Спас район китапханәсенә әлеге вакыф чыгарган затлы китаплар тупланмасын бүләк итте. Шулар арасында Илһам Шакировка багышланган зур күләмле китаплар да, татар халкының асыл затларына багышланып, "Шәхесләребез" сериясендә дөнья күргән башка китаплар да бар. "Җыен"ның идарә әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим үзенең 5 томлык сайланма әсәрләрен Болгар шәһәре һәм Спас районы китап укучыларына бүләк итте.

Халык җырчысы Илһам Шакиров һәм "Җыен" хәйрия вакыфын оештыручылар шәһри Болгарга сәфәрдән яңа изге эшләргә куәт алып кайтты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының "Дөнья" видеостудиясе Илһам Шакировның Болгарда үткән быелгы сәйраны турында махсус видеотапшыру әзерләячәк.

Римзил ВӘЛИЕВ,
"Дөнья" видеостудиясенең баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев