Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

СЫНАУЛАР БЕЗНЕ НЫГЫТА, БЕРЛӘШТЕРӘ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ Кадерле ватандашлар! Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм шартларында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп барган елга нәтиҗә ясыйбыз. Татарстан өчен...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ


Кадерле ватандашлар! Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм шартларында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп барган елга нәтиҗә ясыйбыз.

Татарстан өчен 2012 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Республика күп күрсәткечләр буенча илдә алдынгы позицияләрдә баруын дәвам итә. Төзелеш, инновацияләр, сәламәтлекне саклау һәм мәгариф өлкәсендә зур эш башкарылды.

Русия Президенты сайлаулары, җөмһүриятебез Конституциясенең 20 еллыгы нәтиҗәләре республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауга, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсешкә омтылуны күрсәтте.

Үтеп барган елның күңелгә ятышлы һәм мөһим күрсәткече - соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр рекордлы дәрәҗәдә туган балалар саны.

Тарихи-мәдәни мирас елында без рухи байлыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик зур эш башкардык.

Үтеп барган елның фаҗигале вакыйгалары, дини һәм милли мотивларга нигезләнеп, җәмгыятебезне таркатырга тырышу безне тагын да ныграк берләштерергә тиеш. Татарстан үзенең толерантлыгы, милләтара һәм динара тынычлык яклы булуы белән һәрвакыт дан тотты. Бу идеяләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе форумнарында тагын бер кат хупланды.

Киләсе ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Без бу юнәлештә эшли башладык инде.

2013 ел - Бөтендөнья җәйге Универсиада елы. Бу - илебез өчен бик әһәмиятле чара. Җәен Казан дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиада мирасы озак еллар буена халыкка хезмәт итәр.

Кадерле дуслар! Республикабызның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә.

Яңа ел кичендә, гадәттәгечә, иң яхшы теләкләр әйтелә. Тормышлар мул, дөньялар тыныч булсын. Барыгызга да корычтай сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Бәхет кояшы өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы сүрелмәсен.

Яңа 2013 ел белән!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев