Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Суны әрәм итмәгез!

Быелгы җәйдә су кадәр суның никадәр зур байлык икәнен, ансыз яшәп булмавын аңладык. Эссеме? Эссе! Рәхәтме? Юк... Суынасы килә: су алабыз, туңдырма, башкасын... Температура белән бергә, бәяләр дә артып тора. Ихтыяҗ бар, берни эшләп булмый.

Эсселектән кул астында булырга тиешле чара – ул, әлбәттә, су. Күпчелек кешеләрнең көн саен чишмәгә йөрү мөмкинлеге юк, шуңа кибеттән генә, яки урамга куелган су алу нокталарыннан алабыз. Баксаң, кибетләрдә 1, 1,5 һәм 5 литрлы су савытларына ихтыяҗ  арткан. Ихтыяҗ артыннан, бәяләре дә. Әнә, иң арзан булып тоелган “Раифский источник”ның 1,5 литрлысы соңгы айда 20 сумга кадәр күтәрелгән. Дефицит та, диләр әле.

Су сатыла торган “Ключ здоровья” “ноктасы”на киләм. Гадәттә, биредә 5 литрлы савытлар белән чиратта тора иделәр. Хәзер инде тамагын чылатырга, хәл алырга теләүчеләр арта. Андыйлар стакан белән дә, 0,5 һәм 1 литрлы шешәләр белән дә ала суны. Ягъни, кассадан китмичә генә эчәләр.
Рәсми чыганаклар язганча, «Раифский источник», «Сестрица», «7 озер», «Увинская жемчужина», «Живой ключ», «Жемчужина Татарстана», «Бриз» кебек компанияләр суга ихтыяҗ артуы хакында белдергән.

Суның кадере артты. Авылларда да азапланалар сусызлыктан. Әнә, кайбер район үзәкләрендә көн саен берничә сәгатькә су бирүне туктатып торалар икән. Бигрәк тә таулы җирлекләрдә урнашкан авыллар, район бистәләре иза чигә. Түбәнлекләрдә урнашкан авылларда су әйбәт кенә килеп торса, аз гына югарылыкта булганнарга табигать “җимеше” килү үзеннән-үзе туктый ди. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин үз инстаграмында хәтта мөрәҗәгать белән чыккан: “Башка вакытта бистәбез халкын өзеклексез су белән тәэмин итү өчен 7 су скважинасы эшләве җитсә, бүген 22 скважина туктаусыз эшләп тә, барлык урамнарга су килеп җитми. Суны рациональ тоту һәм барлык урамнарга да җиткерү максатыннан, махсус график төзелү – әлеге мөмкинлекләрнең берсе. График нигезендә, билгеләнгән сәгатьләрдә кайбер урамнарда су бирүне туктатып торып, өске якта урнашкан урамнарга суның килеп җитүен тәэмин итү күздә тотыла. Шулай ук бистәбезнең төрле урамнарына күпсыйдырышлы машиналар белән су китерү юнәлешендә дә эш оештырып җибәрелде.

Хөрмәтле райондашлар, бистәбездә су җитмәүне хәл итү юнәлешендә оештырылган эшләрне аңлап кабул итсәгез иде. Су бар дип, аны артык тотмаска, мөмкин кадәр экономия ясарга кирәк. Суны рациональ файдалану, бакчаларга туктаусыз агызмау да – бистәбездә сусызлык проблемасын күпкә җиңеләйтер”, – дип язган район башлыгы.

Суның да никадәр зур байлык икәнен аңлаган вакыт...

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев