Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Әстерханда вандаллар мәсхәрәләгән Тукай һәйкәле якын арада төзекләндереләчәк

Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләште.

Әстерханда Тукай һәйкәлен вандаллар мәсхәләргән. Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин якын көннәрдә һәйкәл элеккеге кыяфәтенә кайтарылачак дип ышандырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин әлеге төнге вакыйга турында фикер алыштылар. Игорь Бабушкин бу хәл уңаеннан борчылуын белдерде һәм полициянең җинаятьчеләрне эзләве турында ассызыклады, диелә бу хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев