Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Сөт сатудан көненә 102 млн сум акча керә. Кайсы район артта калган?

Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум табыш алган, шуның 6 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов терлекчелек тармагының гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 3850 тоннадан артык сөт сава, сатудан 102 млн сумга якын акча керә. 43 районның 14е генә республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак (республика буенча уртача – 17,3 кг). Кама Тамагы, Менделеевск, Яшел Үзән, Югары Осланда әлегә уңай динамика бөтенләй күзәтелми.
Агымдагы елда сөт продукциясен арттыруга 822 млн сумнан артык субсидия каралган. Шулардан федераль ярдәм – 477 млн, республика ярдәме – 345 млн сум. Шул ук вакытта сөт сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 млн сум каралган.
Ленар Гарипов, узган ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерүдә килешү шартларын үтәмәгән районнар алынган субсидияләрне кире кайтарырга тиеш, дип искәртте.

Гыйнварда 34 мең 700 тонна терлек һәм кош үстерелгән, шуның яртысыннан артыгы кош ите (18 мең 200 тонна).
2020 елда кошчылык тармагында табыш кимегән. Бу кош итенә бәянең уртача 10 процентка кимүе белән аңлатыла, чөнки сәүдә челтәрләре арасында көндәшлек арткан. Бүген кош итенә бәяләренең уртача 15 сумга (94 сумнан 110 сумга кадәр) артуы күзәтелә, һәм бу җитештерүне тотрыкландырырга һәм аның табышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, ит терлекчелеген үстерү өчен 2021 елга компенсацияләү һәм кызыксындыру субсидияләре каралган. Нәселле терлекләрдән тыш, ит юнәлешендәге таналар тоту өчен дә субсидияләр, терлекләр өчен биналар төзүгә тотылган чыгымнарның федераль бюджеттан 25 процентын каплау кебек кызыксындыру чаралары карала, әмма бу очракта терлекләр саны 240 баштан да ким булмаска тиеш.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев