Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләрнең гади халыкка да йогынтысы булу — гаделсезлек

«Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көнбатыш илләренең Россиягә каршы керткән санкцияләрнең гади халыкка йогынтысы булуы — гаделсезлек.

«Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре гади гражданнарга кагыла. Ничек инде гади кешеләрнең банк карталарын системадан аерып була? Минем яки берәр түрәнең картасын сүндерегез. Россия авиакомпанияләре очышларын билгеле бер кешеләр өчен генә ябыгыз. Монда гади кешеләрнең нинди катнашы бар?» — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов алга таба барысы да нормаль булачагына ышанычын белдерде. «Ерып чыгарбыз», — диде Татарстан Президенты. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев