Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов: Нәтиҗәле яңгырлар булмау уңыш формалаштыруны куркыныч астына куя

Республика территориясендә явым-төшем аз яуды, моңа кадәр 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда шундый хәл булган.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чараларына багышланды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Республикада һава шартлары, нәтиҗәле яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя. Килеп туган хәл турында фикер алышырга һәм килеп туган эссе һаваның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итүчәнлеген саклап калу буенча бергәләп чаралар эшләргә кирәк», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл режимын кертү турында күрсәтмәгә 38 муниципаль район буенча кул куелды, анда гадәттән тыш югары температураларга бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, июнь ае температура һәм явым-төшем күзлегеннән аномаль булды. Ул ассызыклаганча, республика территориясендә явым-төшем аз яуды, моңа кадәр 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда шундый хәл булган иде. «Бүген явым-төшем фронталь характерда түгел, ә локаль характерда. Туфракта дым запасы түбән — 100 мм продуктив дым», - ди ул.

«Туфракта продуктив дым җитмәү уңыш формалаштыруга тискәре йогынты ясый», — дип белдерде Сергей Захаров. Ул федерация субъектлары буенча күрсәткечләрне китерде: Алтай краенда, Омск, Чиләбе, Новосибирск, Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда корылык күзәтелә.

Идел буе федераль округы субъектлары киселешендә Башкортсанда иң катлаулы хәл, диде Сергей Захаров, шулай ук Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә дә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология идарәсе 38 районда агрометеорология күренешләрен — коры җилләр исүен, туфрак корылыгын, атмосфера корылыгын раслады. Коры җилләр 34 муниципаль районда теркәлгән. 18 муниципаль районда туфрак корылыгы, Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера һавасы корылыгы теркәлгән. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев