Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр җир файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк

Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, ул - иң зур байлык, дип искәртте ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җир кишәрлекләреннән максатчан файдалануны контрольдә тотарга чакырды. Ул ТР буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы коллегиясе утырышында шундый күрсәтмә бирде. 

«Муниципаль җир контроле буенча районнар алдына бурыч куярга кирәк. Бу бит җир! Әлеге мәсьәләне контрольгә алу, бу өлкәдә тәртип урнаштыру зарур. Йә бакча кишәрлеге ясыйлар. Инде бөтен шәһәр тирәсен сатарга һәм якты киләчәк төзергә телиләр. Нәрсә генә кыланмыйлар. Әгәр рәсмиләштерелгән җирләр файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк», — дип искәртте ТР Президенты.

«Җиргә мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый, ул — иң зур байлык. Таратып бетерделәр… Әгәр дөрес файдалансалар, бернинди сорау да булмас иде. Авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алалар, аннары күчерәләр, соңыннан сатып җибәрәләр. Авыл хуҗалыгы җире эшләргә тиеш», — дип өстәде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, территорияләрне, шул исәптән транспорт, инженер, социаль инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кирәк. 

 

Надежда Гордеева 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X