Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: УЛ ТАРИХТА КАЛДЫ

Туфан МИҢНУЛЛИНның тууына 80 ел Күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин - эш-гамәлләре белән халык хәтерендә истә калырга лаек булган көчле шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде. Аның...

Туфан МИҢНУЛЛИНның тууына 80 ел
Күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин - эш-гамәлләре белән халык хәтерендә истә калырга лаек булган көчле шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде.
Аның күпкырлы таланты республикабыз театрларының репертуарын баетты. Гаять халыкчан спектакльләре тамашачыларның театрга мәхәббәтен үстерде, яңа буынны тәрбияләде. Иҗатының югарылыгы, камиллеге Татарстан, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге күп санлы премияләр белән дәлилләнде.
Туфан ага драматург буларак кына да тарихта эз калдырырлык шәхес иде. Әмма аның милләтен, Татарстанын яратучы тынгысыз җаны әдәбият-сәнгать белән генә чикләнә алмады. Җәмәгать эшлеклесе буларак та, сәясәтче буларак та, ул халкының хокукларын яклауга бар көчен куйды. Шул ук вакытта башка халыкларга да ихтирамлы булды.
Туфан аганың сүзе эше белән үрелеп барды. Ул республикабыз авылларында мәктәпләр, китапханәләр булдыру турында да кайгыртты. Түбән Кама, Буа, Әтнә дәүләт театрларын ачуда да аның ярдәме чиксез зур булды. Болар барысы да халык күңелендә саклана. Сәяси мәйданда, халык күз алдында башкарган эшләре белән бергә күпләр күрми калган изге гамәлләре дә байтак аның.
Олуг язучының исеме, аның зирәк сүзе безне бүген дә озатып бара. Бу һәрвакыт шулай булыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев