Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Рөстәм Миңнеханов сайлауларда активлык күрсәткән өчен татарстанлыларга рәхмәтен җиткерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрь көнне узган РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыштагы Федераль җыенына депутатлар сайлауда активлык күрсәткәне өчен, республика халкына рәхмәтен җиткерде. «Сайлау участокларына барган һәм республикабызны яклаган барлык татарстанлыларга да рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясенең сайлауларда югары нәтиҗәләр белән тавыш җыюы - ул, дөресен әйткәндә, урындагы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрь көнне узган РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыштагы Федераль җыенына депутатлар сайлауда активлык күрсәткәне өчен, республика халкына рәхмәтен җиткерде.
«Сайлау участокларына барган һәм республикабызны яклаган барлык татарстанлыларга да рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясенең сайлауларда югары нәтиҗәләр белән тавыш җыюы - ул, дөресен әйткәндә, урындагы хакимияткә һәм аның тотрыклы социаль-икътисади үсештә булуда, милләтара һәм динара татулыкны һәм аңлашып яшәүне, җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклауда алып барган юнәлешенә зур ышаныч дигән сүз. Без Дәүләт Думасына «Татарстан Командасын» - үз эшләрен белеп башкаручы тәҗрибәле профессионалларыбызны һәм республикабыз патриотларын делегат итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикабыз Президенты яңа оешкан депутатлар корпусы татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль югарылыкта эффектив рәвештә кайгырта алачагына ышаныч белдерде.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев