Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Россиялеләрне телефон аша алдауның яңа алымнары турында кисәтәләр

Җинаятьчеләр хокук саклау органнары вәкилләре исеменнән шалтырата, шулай ук алданучы кешенең танышларының тавышы белән сөйләшә.

Россиядә телефон мошенниклыгының яңа төрләре тарала. Әйтик, гражданнарга хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар ешайды. Бу хакта «СерчИнформ» мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Алексей Дроздка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Норильск буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларын китереп, ул мошенникларның банкның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре исеменнән шалтыратуларын, ә соңыннан алданучыга якын арада полиция шалтыратачагын әйтә. Алар чыннан да шалтырата, әмма үзгәртелгән номерлардан, ул исә чын номер дип күренә.

«Янәсе, полицейскийлар иске схема буенча эшли: банк карточкаларның номерын, CVV һәм СМС кодларын сорый», — дип аңлатты Дрозд.

Моннан тыш, мошенниклар deepfake технологиялрен дә куллана башлады. Әлеге программа реаль вакыт режимында сөйләшү вакытында тавышны үзгәртергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, спикер сүзләренчә, мондый схеманы куллануның беренче очрагы ачыкланган: эшмәкәргә, янәсе, хезмәттәше мөрәҗәгать иткән һәм счет өчен түләүне сораган.

2021 елда Covid-19 вакцинасы белән бәйле махинацияләр таралырга мөмкин: россиялеләргә вакцинаны сатучы «кибетләр» шалтыратып, түләүле вакцинация һәм башка схемалар тәкъдим итә башлаячаклар, дип фаразлый Positive Technologies мәгълүмат куркынычсызлыгы аналитикасы бүлегенең тикшеренү төркеме җитәкчесе Екатерина Килюшева.

Әмма элеккечә үк мошенниклыкның иң популяр варианты булып «банк»тан шалтыратулар кала. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев