Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ришат Хәбипов: Бер генә гектар җир дә чәчелми калмаячак

Министр урынбасары бөртекле, бөртек-кузаклы культураларга орлыклар белән республика тулысынча тәэмин ителгәнен әйтте.

Татарстанда бер генә гектар җир дә чәчелми калмаячак, орлыклар җитәрлек. Бу хакта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

«Без, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларга орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Күп кенә компанияләрнең көнбагыш, шикәр чөгендере, кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеше 100 процент. Кайбер предприятиеләргә әле орлыклар барып җитмәгән, ләкин алар түләнгән. Шикәр чөгендере, кукуруз уңышы, бәлки, азрак булса да, барыбер Татарстанда җир чәчелми калыр дигән шөбһә юк», — диде ул.

«Дөрес, доллар курсы арткач, чит илдән орлыкларга бәяләр артты. Килешү төзелеп, түләнеп, кайтарылырга тиешлеләрнең дә бәяләре, кайтарылу сроклары хәзер яңадана карала. Без хәзер запчастьлар белән тәэмин ителешне күзәтеп барабыз. Министр безнең илдә запчастьлар һәм орлыклар җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итүгә дә күрсәтмә бирде», — диде Ришат Хәбипов.

Министр урынббасары әйтүенчә, продукция җитәрме, ачлык булмасмы дигән шөбһәләр урынсыз. Ул 2022 елның югары уңышына җирлек нык булуын әйтте. "Татарстан халкы ышана ала: азык-төлек куркынычсызлыгы тулысынча тәэмин ителәчәк", - диде,

«Без 2022 ел уңышына яхшы нигез салып куйдык, көзге уҗым мәйданнары күп, минераль ашламалар белән тукландырыла. Яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары арттырырыла. Шәхси хуҗалыкларга аерым субсидия чаралары карала. Кем үз бакчасында үстерә һәм үзмәшгуль булып рәсмиләштерелә, алар шул субидияне ала», — дип белдерде Ришат Хәбипов.

Аның сүзләренчә, Татарстан язгы кыр эшләрен уздырырга әзер. «Бүген авыл хезмәтчәннәре техника ремонтлый. Чәчү орлыклары җитәрлек», — диде. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев