Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Путин йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы законны имзалады

1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный, ата-аналарның стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Россия Ппрезиденты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы закон эшләргә кушкан иде. Бүген ул шул законны имзалады. Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Документ нигезендә, 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү алачак (Россия буенча уртача 5,6 мең сум). Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызлар ай саен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие ала башлаячак.

1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный, ата-аналарның стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Инна Святенко аңлатканча, бу түләүләрне һәм пособиеләрне вакытында һәм тулы күләмдә алу өчен гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев