Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Президент нигә Чирмешән белән Нурлатны сайлаган?

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чаралар планы белән таныштырды, журналистларның сорауларына җаваплар бирде. Коры һава тору сәбәпле, Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл кертелгән. Лилия Галимова әйткәнчә, республикада терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнелмәү куркынычы бар.

Президент өч районгасәфәр кылачак:

Чирмешән
- Рөстәм Нургалиевич республика районнарына барып, урып-җыю һәм терлек азыгы әзерләү эшләре белән таныша башлады. Беренче булып Президент вертолеты Чирмешән районына кунаклый. Анда авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карый. Бу районда бөртеклеләрнең гектарыннан 32,4 центнер уңыш чыга. Президент игенчеләр һәм авыл җирле үзидарәләре рәисләре белән очрашып сөйләшәчәк, - диде Лилия Галимова.

Нурлат
Аннан соң Президент Нурлатка оча. Биредә дә игенчеләр белән очрашу көтелә. Нурлатлылар бөртеклеләрнең  гектарыннан 44 центнер уңыш ала. 
Татарстан Президенты башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Нурлат районында күп фатирлы йортларның 102 ишегалдын төзекләндерү бурычы тора. Президент ишегалларын төзекләндерү эшләре барышын карый, шулай ук Балалар иҗат үзәгендә һәм мөгезле эре терлек итләрен эшкәртү заводында була.

Алексеевск
Биләрдә “Сәләт” укучы-яшьләр лагерында ял итүчеләр дә Президентны кул болгап каршы алачак. Лилия Галимова сөйләгәнчә, “Сәләт” лагерында санитар таләпләрне үтәп традицион форум оештырыла. Әлеге чарада, видеоконференция элемтәсен дә исәпләп, 15 мең бала катнаша. 27 ел эшләү дәверендә “Сәләт” лагерында Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 195 мең бала ял иткән инде. 

Күршеләр, печән кирәк!
Татарстан районнары республикага чиктәш төбәкләрдә терлек азыгы әзерли. Нурлат районы хезмәтчәннәре, мәсәлән, Самара өлкәсендәге болын-кырларда печән чаба.

- Шәхси хуҗалыкларга да печән сатып алу мөмкинлеге бармы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
- Фермерларга да, шәхси хуҗалыкларга да печән сатып алу мөмкинлеге бар. Моның өчен район хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, муниципаль районнар башлыклары терлек азыгына мохтаҗларның исемлеген төзи, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова. 

Коры һава тору сәбәпле, Татарстанның 42 районында гадәттән тыш хәл кертелгән. Лилия Галимова әйткәнчә, республикада терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнелмәү куркынычы бар. Күпьеллык үләннәрнең икенче чабылышына өмет бар, ләкин коры һава торышы аның туклыклылыгын киметә. 

Корбанның ялы юк
Лилия Галимова әйткәнчә, Корбан гаете уңаеннан өстәмә ял көннәре юк, бу турыда бернинди карар да чыгарылмаган. Бәйрәм мөбәрак булсын!

Вакцина бар
Татарстанга вакциналар кайтып тора. Үзең теләгән вакцинага алдан язылып куерга мөмкин. Лилия Галимова вакцина кадатуның кирәкле чара икәнлеген кабат искәртте.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев