Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Песошин: Иминлек органнары һәрвакыт Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклады

ТР Премьер-министры Татарстан халкын Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

 Иминлек органнары - ул дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше. Алар һәрвакыт илнең милли мәнфәгатьләре, аның суверенитеты һәм территориаль бөтенлеге сагында торды, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлап.

«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион корылыш, суверенитет һәм Россиянең территориаль бөтенлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау сезнең өчен изге бурыч һәм мактаулы вазифа», — дип искәртте ТР Хөкүмәте Рәисе.

Ул иминлек органнары хезмәткәрләре киләчәктә дә традицияләрне, антка тугрылыкны саклар һәм хезмәт бурычларын үтәрләр, дигән ышаныч белдерде.

Алексей Песошин яшь буынны тәрбияләүче, аңа бай тәҗрибәсен тапшыручы, шулай ук һәлак булган иптәшләренең гаиләләренә ярдәм итүче Куркынычсызлык органнары ветераннарына котлау сүзләрен аерым җиткерде.

«Республика җитәкчелеге сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә илебез иминлеген тәэмин итү өчен яңа җаваплы бурычларны уңышлы башкарырсыз дип ышана», — диде ТР Премьер-министры.

Ахырда ул иминлек органнары хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев