Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пермьда атышта һәлак булучылар истәлегенә Казанда мемориал оештырылган

Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган.

Казанда Ленин бакчасында фонтан янында Пермь университетында атыш вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә мемориал оештырдылар. 

 

Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган. Анда «Пермь, кайгырабыз. Казан» дип язылган такта һәм беренче канәфер чәчәге, шәмнәр куелган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пермь дәүләт университетында атыш ачканнар. Соңрак атучы студентны кулга алдылар. 

 

 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, атыш нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше зыян күргән.

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та һәлак булган кешеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Фаҗига белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу дәвам итә. 

 

 

Алинә Фәйзрахманова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X