Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Пенсия алды яше: ташламалар бармы?

2019 елдан бирле республикада пенсия өлкәсендә яңа төшенчә барлыкка килде – “пенсия алды яшендәгеләр”. Пенсиягә чыгу яше озынайтылганнан соң пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләрнең хокукларын яклау максатында бу төшенчәне барлыкка китерү мөһим иде.

Пенсия алды яшендәге дип гадәттә пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләргә әйтәләр. Бу ир-атлар өчен – 60, хатын-кызларга 55 яшьтән исәпләнә. Пенсия алды яшендәгеләр өчен аерым ташламалар каралган. 

Шунысын да искәртергә кирәк: табиблар, укытучылар, пенсиягә чыгу махсус стаж җыюга бәйле булган башка һөнәр ияләре “выслуга лет” җыелганнан соң пенсия алды яшендәгеләр булып санала. Мәсәлән, укытучылар өчен бу стаж –25, медицина хезмәткәрләренә 30 ел. Пенсиягә чыгу яше озынайтылганнан соң кирәкле стаж җыелган очракта да быел пенсиягә чыгу өчен тагын 1 ел 6 ай эшләргә кирәк. Әмма, бу категория кешеләр пенсия алды яшендәгеләр булып саналачак. Ташламалардан да файдалана алачак.

Пенсиягә чыгу яше үзгәрмәгән гражданнар өчен, әйтик биш баласы булган аналарга пенсия алды яше 45 яшьтән башлана. Пенсия алды яшендәгеләргә каралган ташламалар турында Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Олеся ДЬЯЧЕНКО аңлатты. 

Пенсия алды яшендәге гражданнарга түбәндәге ташламалар каралган: 
– хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач, алар күчемсез милекнең бер төре буенча Федераль салым хезмәтеннән азат ителә. 
- ир- атларга – 60, хатын-кызларга 55 яшь тулгач социаль яклау бүлеге торак-коммуналь хезмәтләргә ташлама белән түләү мөмкинлеге бирә. Шулай ук шәһәр эчендәге җәмәгать транспортында, тимер юлы транспортында (электричкада) бушлай йөреп булачак, табиб рецепты буенча бирелә торган медицина препаратлары алган өчен акчалата компенсация дә каралган. 
– пенсиягә чыгарга биш ел кала диспансеризация узганда елына бер тапкыр уртача хезмәт хакы һәм эш көне сакланып ике көн ял бирелә. 
– пенсия алды яшендәгеләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәрне алыштыру өчен укыту мөмкинлеге, эшсезлек буенча арттырылган пособие бирелә.
– 2002 елдан алып 2004 елга кадәр иминият пенсиясенең бер өлешен тупланма өлешкә күчереп барган очракта хатын-кызлар – 55, ир-атлар – 60 яшьтән аны алырга хокуклы.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен тиешле идарә тармагына гариза тапшыру да җитә. Пенсия алды яшендә икәнне раслау өчен пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет аша бу хакта электрон имзаланган белешмә алырга була. 

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев