Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Нәзарәтнең “Зәкят” фондында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясендә катнашырга чакыра.

Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә. Барлыгы 100 баланы шундый букчалар белән тәэмин итү ниятләнә.

Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X