Нинди азык-төлекләргә бәяләр төшәчәге мәгълүм булды

Март аенда кайбер продуктларга коточкыч зур ихтыяҗ барлыкка килеп, кибет киштәләре бушап калган иде. Шуннан соң берникадәр вакыт дәвамында бәяләр күтәрелеп алды. Ә инде хәзер, киресенчә, бәя төшүгә бөтен алшартлар бар. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең картельләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Андрей Тенишев “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. “Карабодай, имбир, сыек май, лимонга һәм башка продуктларга бәяләр инде хәзер үк төшә”, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, ихтыяҗның кимүе, шулай ук коронавирус аркасында товар ташуда килеп чыккан кыенлыкларны юкка чыгару әнә шулай продукт хакларының арзанаюына ярдәм итә. Моннан тыш хәлләрне тотрыклыландыру буенча ФАС тарафыннан күрелгән чараларның да әһәмияте зур. Андрей Тенишев, аерым алганда, монополиягә каршы хезмәтнең карабодай һәм лимон базарларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләрнең законсыз төстә үзара килешенеп бәя арттыру билгеләрен ачыклавы турында сөйләп үткән. Аның фикеренчә, Россиядә, әйтик, шул карабодай бәясе үсүгә яки аның җитми башлавына бернинди дә нигезле сәбәп юк. Карабодай Алтай краенда гына да бөтен Россиянең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә үстерелә. Тулаем илдә исә ул кирәк булганга караганда ике тапкыр күбрәк җитештерелә. “Мондый шартларда товарның кибет киштәсеннән юкка чыгуы кытлыкны ясалма тудырудан гайре башканы аңлатмый. Ясалма кытлык икән, димәк, җитештерүчеләр, килеп туган хәлдән файдаланып калырга тырышып, бәя арттыру җәһәттеннән үзара сүз куеша, димәк. Без, һичшиксез, аның дәлилләрен табачакбыз”, – дигән ведомство вәкиле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.30500
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.16401
-
6 август 2022 - 06:54Рөстәм Мингалим: Аэродром иде безнең урам: Казлар күтәрелде каңгылдап... Мин дә күп уйлап уелдым, язып та карый идем. – Алыгыз, ал! – дип, татарга үрелеп арый идем.20900
-
6 август 2022 - 06:10Айга кырын карама (6-12 август) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!13900
-
5 август 2022 - 12:00«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме уздырылган көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябык булачак Чикләү 6 нчы август көнне 14:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак.20900
-
5 август 2022 - 11:00Бауман урамында казанлылар «Зәлидә» уйнаячак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын хореографлар Сәидә Минубаева һәм Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.23000
-
5 август 2022 - 10:00Татар язучылары Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерүдә катнашты Әмирхан Еники хикәяләре буенча эшләнгән «823 километр» нәфис фильмының кайбер кадрлары Татарстан язучылар берлегендә төшерелде.18600
-
5 август 2022 - 09:00Төркиянең үзәк телеканалында эшләүче Айгөл Шәрипова: Милли код читкә киткәч уяна Айгөл Шәрипова – 2001 елда Төркиягә китеп, «ТРТ» дәүләт телерадиокомпаниясендә тапшырулар эшләүгә һәм алып баруга ирешкән татар кызы.19700
-
5 август 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 30 (2022) Гел ипекәй тәме килә бүген Туган җирнең һавасыннан да!..22101
-
4 август 2022 - 12:00Галимҗан Гыйльманов: "Ясимә ятимә түгел (ХИКӘЯ) Ясимә ял көннәрен көтеп ала. Балалар йортында паркка яисә зоопаркка, циркка бара торган көн ул. Юк ла, парк, цирк өчен генә дә түгел.26600
-
4 август 2022 - 11:00Илсур Метшин: «Үзенчәлекле балаларга аерым мөнәсәбәт кирәк» Казан Мэры мәктәпләрдә махсус һәм ресурс сыйныфлары кабинетларын җиһазларга кушты.21000
-
4 август 2022 - 10:00Пенза өлкәсендә “Белем. Тәрбия. Спорт” дигән балалар олимпиадасы үтте Пенза өлкәсенең Кикин авылы мәчетендә алтынчы мәртәбә “Белем. Тәрбия. Спорт” дигән “Мирас” балалар олимпиадасы үтте.25400
-
4 август 2022 - 09:00Марс Тукаев Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды 30 июль – 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды узды.20501
-
1 август 2022 - 12:00Алабугада Шишкин дәвамчыларын барлаячаклар Алабуга каласы диюгә күпләрегезнең күз алдына «Арыш кыры», «Нарат урманында иртә», «Алабуга күренеше», «Афонасов нарат урманы», «Карурман» «Тигез далада», «Вятка губернасындагы мачта урманы» дигән балачактан ук таныш, үлемсез картиналар иҗат иткән күренекле рәссам Иван Иванович Шишкин образы килеп баса. Шулай булмыйча?!40900
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.102101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика