Мәскәүдәге ташламалар, мөмкинлекләр безнең төшкә дә керәсе юк

Россиядә яшәү шартлары иң югары дип исәпләнгән төбәкләр исемлеге төзелгән. Бу мактау тактасының беренче унлыгында Татарстан да булу сөендерә, әлбәттә! Әлеге рейтингны “РИА Новости” агентлыгы белгечләре төзегән. Алар төбәкнең 70 төрле күрсәткечләрен исәпкә алып эшләгән.
Кызык та, кызганыч та, әмма рейтинг лидерлары инде берничә ел дәвамында үзгәрешсез кала бирә. Тормыш дәрәҗәсе иң сыйфатлы дип, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе санала булып чыккан.
Мәскәү гомумән дә, аерым дәүләт төсле инде ул. Андагы ташламалар, пенсияләр, хезмәт хакы, мөмкинлекләр – безнең төшкә дә керәсе юк.
Хәтта экспертлар да башка төбәкләр өчен бу күрсәткечләр күктәге йолдыз белән бер ди бит әнә! Якын киләчәктә үзгәрешләр булырга күренми дә, дип өсти аналитиклар. Шулай булгач, йә Мәскәүгә күчәсең, йә хыялланып яшисең инде!
Шөкер, Татарстаныбыз да ким түгел. Юкка гына ул бу исемлекнең беренче унлыгына кертелмәгән бит инде! Безнең белән бер дәрәҗәдә Белгорад өлкәсе, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, Калининград өлкәсе дә бар. Алар башкалардан алга киткән икътисады белән аерылып тора. Бу төбәкләр барысы бергә Россиянең 40 процент эчке төбәк продукты тәшкил итә.
Артта калганнарда да үзгәрешләр зур түгел икән. Кич уңмаган, һич уңмый, диләр бит. Социаль-икътисади үсеш белән дә әллә ни мактана алмый алар, халыкның кереме белән дә. Эшсезлек күрсәткече дә аларда югары икән.
Артта калучылар дип экспертлар Калмыкия, Кабардин-Балкар, Ингушетия, Курган өлкәсен, Алтай Республикасын, Бурятия, Карачай-Черкес, Еврей автономия өлкәсен, Байкал арты краен, Тыва Республикасын атаган.
Аналитик мәгълүматларга караганда, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 40 төбәкнең рейтинг баллары үскән, ә 45енеке киресенчә, кимегән. Әмма аңа карап кына төбәкләрдә тормыш сыйфатына бәйле үзгәрешләр зур түгел, ди белгечләр.
Лилия ЛОКМАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 06:10Әгъзам Фәйзрахманов: Тәрбия коралыБүген дә телевидение тапшыруларын караганда авторларның табышларына балалар кебек чын күңелдән шатланабыз, кимчелекләргә тап булсак, калыптан чыгып, күңелсезләнергә дә туры килә.21800
-
7 март 2021 - 10:56Песошин: Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак Татарстанда якынча 92,4 мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар11500
-
7 март 2021 - 10:48Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.7600
-
7 март 2021 - 06:00Рәзилә Низами: Ирексездән иркен сулап куям, Кардәшлекне тоеп янәшә... Бәхетлеләр сөюләрен Ят күздән саклый белә. Сөю бит ул, ак кар кебек, Мизгелгә генә килә.6201
-
6 март 2021 - 06:33Тынгы белмәс Миләүшә Озак югалып тормады тиктормас Миләүшә, ул «Оста татар» проектын оештырып җибәрде дә яшьләрне дөрес татарча сөйләшергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә асыл зат булып күренергә өйрәтә башлады.23203
-
6 март 2021 - 06:10Айга кырын карама (6-12 март) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!10300
-
5 март 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 8 (2021) Гүзәлләребезне котлап тәүдә, Кереп килә җиһан язларга!..3401
-
4 март 2021 - 14:54Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра.11000
-
4 март 2021 - 14:46Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде. Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак.5500
-
4 март 2021 - 14:43Сөт сатудан көненә 102 млн сум акча керә. Кайсы район артта калган? Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум табыш алган, шуның 6 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент.12800
-
4 март 2021 - 14:34Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак.12100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55600
-
3 март 2021 - 12:21Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.20900
-
3 март 2021 - 11:47«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.11400
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.36100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика