Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Моңа кадәр балаларыбызны мәктәпкә яки бакчага тыныч күңел белән җибәрдек...

Укучыларыбыздан һәм коллегаларыбыздан террорлык актларына, шул исәптән, Казандагы фаҗигагә карата бәя-мөнәсәбәтләрен сораштык.

 Айваз Садыйров, продюсер:
– Бөтен кешегә дә сакчы куеп булмый. Техник җиһазлар да 100 процент иминлек тәэмин итмәячәк. СССР чорындагы октябрят, пионер һәм комсомол оешмаларын инде кабат оештырып булмастыр. Минемчә, балаларны тәрбияләүне традицион диннәргә нигезләнеп корырга кирәк. Диннәр кешене тәртипкә өнди бит. Аллаһ каршында барыбер җавап тотасы булу, кешене явыз гамәлләрдән тыяр иде.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:
 – Моңа кадәр балаларыбызны мәктәпкә яки бакчага тыныч күңел белән җибәрдек. Казанның бер мәктәбендәге үтереш барлык мәктәпләр иминлеген куркыныч астына куйды, балаларда курку хисе тудырды. Бала - һәр ата-ананың җан бөртеге, киләчәккә өмете. Балаларын югалткан ата-аналарга сабырлык һәм өметсезлеккә бирелмәүләрен телим.

Әлфинур Сәфәрова, журналист:
– Башкалар кичергән кайгы-хәсрәтне йөрәк ачысы белән кабул итә алмыйбыз инде барыбер дә. Кайгыны үз башыңа төшкәндә генә нәрсә икәнлеген аңлыйсың. Шулай да, укучы балаларның үлеме тетрәндерде. Япь-яшь кызларны һәм үсмер егетләрне кызганып еладым. Мондый куркыныч очраклар башка кабатланмасын иде инде.

Шамил Хәлиуллов, телеоператор:
– Террорлык – явызлык ул. Мәктәптә сабыйларны үтерүне яки җәмәгать урыннарында бомба шартлатып, кешеләрнең гомерләрен өзүне аклап булмый. Хәзер дөньягагы хәбәрләр минутында килеп ирешә. Без сугыш күренешләренә, террорлык актларына ияләшә башладык бугай. Битарафлар җәмгыятенә әверелә барабыз, битарафлык кешелек өчен шулай ук куркыныч халәт-атмосфера бит.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев