Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Мишәрме син, татармы син - анда түгел мәсьәлә...

Татар-мишәр, мишәр-татар проблемасын хәзер - менә хәзер күтәрү кирәк идеме икән? Мин мишәр диалектында сөйләшәм, мишәрлегем белән горурланам, моны яшермим дә. Яшермәдем дә. Ләкин мин бит татар булудан туктамадым!

Мишәрме син, татармы син - анда түгел мәсьәлә...

Татар-мишәр, мишәр-татар проблемасын хәзер - менә хәзер күтәрү кирәк идеме икән? Мин мишәр диалектында сөйләшәм, мишәрлегем белән горурланам, моны яшермим дә. Яшермәдем дә. Ләкин мин татар булудан туктамадыммы?

...Моннан күп еллар булмаса да, шактый вакыт элек Казанда яңа ачылган радиостанциягә кастингка бардым. Берничә җөмләдән торган хәбәр укырга иде. Укыдым. “Кызганыч, сез мишәр диалектында сөйләшәсез, ала алмыйбыз, радиога әдәби тел ләзем”, дип, кире борып чыгардылар. Еллар узды. Инде башка радиодан спорт тапшырулары алып барырга чакырдылар. Чакыручы – тег вакытта мине кире борып чыгарган ханым. Нигәдер бу юлы мишәрлеккә төрттерүче булмады. Гәрчә сөйләмемдә, азмы-күпме булса да, “ч”лаштыру калды (характерны әйтеп тә тормыйм). Аеруча җырлый башлагач ишарә итәләр шуңа: моңланган чакта үзеңә кайтасың, дип юкка гына әйтмиләр күрәсең.

Мишәр булып та, татар булудан туктадыкмы без? Кайсыгыз мине, яки Фирдүсне, Илсөяне (гафу үземне алар белән бер рәткә куйганга) татарга хезмәт итми дип әйтә ала? Фирдүс үзен “мишәр” дип әйтә икән, җәмәгать, ул һәр мишәрнең канына сенгән ич! (“Ич” дип яздым менә, миңа әйтәчәкләр инде - “син мишәр түгел, мишәрләр “бит” дип сөйләшә”...). Киресенчә, татарның шундый каймак өлеше (милләт ТҮГЕЛ!) бар дип горурланырга кирәкмиме икән...

Мондый гәпне (әйе, мишәр егете андый татар сүзен дә белә) хәзер – җанисәп вакытында куерту кирәк булдымы икән? Җитмәсә, мишәрләр оясында кайнап, үзләре дә “ч”ыкылдаучыларга әйләнүчеләр авызыннан. Провокация түгелдер дигән өметтә калам, бу сүзләрне әйтүчеләрне дә бик хөрмәт итәм, яратам. Әйткәнемчә, Фирдүс кенә түгел, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, атаклы Яңа-Иске Ибрайлар, Самара, Ульян, Нижгар, Пенза... һәм башкалардан чыгучылар беркайчан да мишәр икәнлеген яшермәде һәм татар булудан туктамады. Типтәрләр, Себер татарлары, башкалары кебек үк...

Бәхәс куерта торган чак түгел. “Мишәрләребез, теләсә ни эшләгез, мишәр булудан гына туктамагыз”, дип әйтергә язмасын...

 

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев