Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Миңнеханов район башлыкларына сукбай хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Хәзерге вакытта Татарстанда сукбай хайваннарга бәйле мәсьәләләр оператив төстә хәл ителә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына сукбай эт-песиләрне һәм хуҗаларыннан башка урамда йөргән хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Киңәшмәдә Президент муниципалитет җитәкчеләре алдына катгый бурыч куйды. Бу – аларның җаваплылык зонасы, алар сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүм итүенә бәйле очракларга юл куярга тиеш түгел. Муниципаль дәрәҗәдә һәркем үз территориясендә тиешле эш алып барырга, этләрен урамга үзләрен генә, борынчык һәм муенчаксыз алып чыга торган хуҗаларны да җавапка тартырга тиеш», - диде Галимова.

Хәзерге вакытта Татарстанда сукбай хайваннарга бәйле мәсьәләләр оператив төстә хәл ителә. Шул ук вакытта, соңгы фактлар күрсәткәнчә, сукбай хайваннар гына түгел, хуҗалары булган этләр дә кешеләргә һөҗүм итә.

«Бүгенге көндә этләрне аулау һәм тиешле җиргә урнаштыру белән шөгыльләнергә, шәхси приютларны да җәлеп итәргә кирәк», - дип искәртте ул.

Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Осиново бистәсендә бер малайга сукбай этләр һөҗүм иткәннән соң район башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм алга таба аларны тиешле приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушкан иде. 

 

Марат Ишкильдин 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев