Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Миләүшә Хәбетдинова татар теленең «инкыйраз»ы алты елдан киләчәген фаразлады

Галимә татарча фәнни мәкаләләр язылмауны трагедия дип атады.

Казан (Идел буе) федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова татар теленең «инкыйраз»ы алты елдан киләчәген фаразлады.

«Безнең „инкыйраз“ алты елдан килеп җитәчәк. Татар теленнән баш тарткан беренче балалар биш елдан мәктәптән чыга башлыйлар», — диде Миләүшә Хәбетдинова Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган «Татар теле — фән теле» семинарында.

Галимә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән уздырылган «Татар сүзе» бәйгесендә дүрт мең кеше катнашуы белән тынычланырга ярамаганын белдерде.

«Без Филармониядә дүрт мең кеше татарча шигырь укыды дип мактанып утырабыз. Бу — Минтимер Шәймиевнең җимеше. Ул безнең суверенитет чорында татар мәктәбе ачты. Суверенитет балалары хәзер үз балаларын сәхнәгә чыгарды. Ләкин бездә хәзер трагедия — татарча фәнни мәкаләләр язмыйлар һәм татар телен белгән кешене дә яздыртып булмый», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Университет доценты татарча фәнни мәкаләләрнең аз булуын югары мәктәптәге бәяләү системасында күрә.

«Күпме акча китердем мин университетка? Күпме „Скопус“ мәкаләсе чыгардым? Күпме галим аларны кулланды? Минем эшчәнлекне университет шулай бәяли. Татар әдәбияты „Скопус“та бик кирәк инде. Без монда энтузиастлар гына калдык. Дәүләтнең тел турындагы законнары эшләсә генә телебез исән калачак», — диде Миләүшә Хәбетдинова. 

 

Рифат Каюмов 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев