Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Миңа ишегалдында җир асты гаражы кирәк, күрше, ә сиңа нәрсә кирәк?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, Казанда ишегалларын төзекләндерүгә 2,3 миллиард сум билгеләнгән.

— Быел 408 ишегалды территориясе яңартылачак, алар дистә еллар дәвамында төзекләндерү күрмәде. Элек без, иң яхшы дигәндә, ишегалдындагы асфальт юл өслеген генә ремонтлый алдык. Хәзер инде эшләрне комплекслы рәвештә башкарабыз: асфальт өслек яңартыла, автомобильләр куеп тору өчен “кесәләр” зурайтыла, утлар куела, балалар уен мәйданчыклары ясала. Болар тирә-юнь мохитне баскычның югаргы дәрәҗәсенә күтәрә,-дип, алдан ук мәсьәләнең әһәмиятен искәртте мэр Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә, Казанда узган ел 2 миллиард 700 миллион сумга 460 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән. Аларга энергиягә сакчыл яктырткычлар, 2500 кече архитектура сыннары, балалар уен корылмалары һәм спорт җиһазлары урнаштырылган.
— Ишегалларында төзекләндерү эшләре уңай һава торышы урнашуга ук башланачак, - дип ышандырды Игорь Куляжев.

Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашуны дәвам итте.
— ”Безнең ишегалды” программасы белән беррәттән, ишегалдын төзекләндерү проектын халык катнашында тикшерү гадәте дә барлыкка килде, - диде Илсур Метшин. - Фикерләшү, гадәттә, тыныч уза. Ләкин, кайчакларда бәхәс шактый кыза: берәүләргә - балалар уен мәйданчыгы, икенчеләргә-парковка, өченчеләргә яшеллек кирәк. Һәр кешенең тәкъдиме исәпкә алынсын, күпчелекнең фикеренә таянып карар кабул ителсен.

Казан мэриясенең рәсми порталында KZN. RU программага кертелгән ишегаллары исемлеге бирелгән. Казанлылар ишегалларын төзекләндерү барышында 8 (800) 275-20-20 телефоны аша үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткереп тора ала.

Австриянең Вена шәһәрендә, мәсәлән, ишегаллары кечкенә бакчадан гыйбарәт. Мәйдан чәчәк түтәлләренә, балалар уен мәйданчыгына һәм өлкәннәрнең ял урыннарына бирелгән. Казанда ишегалдына машиналар хуҗа, әле һаман “парковка-кесә” калдыру турында баш ватабыз. Коммуналь техника (аеруча кышкы чорда) йөри алмый, дип зарланабыз. Җир асты гаражлары яки күпкатлы паркинглар төзеп, ишегалларын машиналардан азат итәсе иде.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев