Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ИШЕК ШАКЫЙ

Фоат УРАЗАЙ

Русия Президенты Д.Медведев күптән түгел илдә җәмәгатьчелек телевидениесе булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Элегрәк андый тәкъдимне ул, парламент сайлавыннан соң булып узган халык чыгышлары тәэсирендә булса кирәк, Федераль Җыенга еллык Юлламасында да яңгыраткан иде. Кремль администрациясе һәм хөкүмәт вәкилләре катнашында үткән әлеге киңәшмәдә бу проектның ватандашлар җәмгыятен үстерү буенча Президент шурасында әзерләнгән концепциясе каралган.

Әлбәттә, җәмгыятьтә гражданнар иреге мәсьәләсендә шактый гына чикләүләр кертелгән, ә гаммәви мәгълүмат чараларында хөр фикерлелек җәһәтеннән ниндидер сәяси тынчулык урнашкан "хакимият вертикале" еллары өчен мондый идеянең барлыкка килүе гаять зур әһәмияткә ия. Юкса, чыннан да, соңгы 10-12 елда телевидение экраннарында, кайчан карама, гел шул бер үк йөзләрне күрергә туры килә. Әле ул гына да түгел, бүген инде илдә яшәешнең барлык өлкәләрендәге идарә дә (дин әһелләреннән алып, санитар врачка кадәр) сәясәткә буйсындырылган.

Сүз дә юк, мондый шартларда бәйсез телевидение каналын гамәлгә кую тынчу бүлмәдә форточканы ачуга тиң булыр иде. Әмма соңгы елларда Русиядә хакимиятнең, демократик башлангычларны гамәлгә ашыруга караганда, күбрәк аны имитацияләү белән генә шөгыльләнүе дә мәгълүм. Әйтик, мисалга төбәк җитәкчеләрен халык тарафыннан турыдан-туры сайлау турындагы соңгы закон проектын гына алыйк. Бәгъзеләр ничек булса да анда "Президент фильтры"н калдырырга тырыша. Ә бу инде халыкка Президент сайлап алган берничә кандидатның берсен хуплау хокукы гына калдырылачагын аңлата. Димәк, төбәк җитәкчесен билгеләүнең формасы гына үзгәрә булып чыга, аның асылы исә элеккечә үк кала. Ә Төп Закон буенча бит халык төбәк җитәкчесен генә түгел, Президентның үзен дә ирекле төстә сайлап куярга хокуклы. Икенче мисал итеп гамәлдәге НТВ каналы эшчәнлеген китерергә була. Элегрәк чагыштырмача ирекле эшләгән бу канал, исемендә "бәйсез" сүзе һаман сакланса да, бүген инде тулысынча рәсми сәясәткә буйсындырылган. Реаль оппозицияне дискредитацияләү максатында әзерләнгән "Анатомия протеста" дигән фильмның иң отышлы вакытта кат-кат күрсәтелүе моны тагын бер кат раслый. Ә җәмәгатьчелек телевидениесе андый бәйлелектән азат булырга тиеш.

Әлеге мәсьәлә Мәскәүдә үткән киңәшмәдә дә игътибар үзәгендә торган. Русия Президенты фикеренчә, җәмәгатьчелек телевидениесе нинди чыганаклардан финансланса да, дәүләттән дә, шәхси милекчедән дә бәйсез булып калырга тиеш. Д.Медведев ошбу демократия институты эшчәнлегендә җәмәгатьчелек контроле һәм идарә органнары тоткан рольнең мөһимлегенә дә басым ясаган. Аның карашынча, ул органнар редакция сәясәтенә һәртөрле тыкшынулардан азат булырлык һәм тулы җаваплылыкны үз өстенә алырлык итеп, ватандашлар җәмгыяте катнашында формалаштырылырга тиеш.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев