Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала

«Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.

Марий Элның «Татар мәдәнияте республика үзәге» директоры Илгис Гайсин фикеренчә, туган тел сәгатьләре кыскару белән татар теле дә югалуга таба бара.

«Бөтенебезне дә татар телен югалту проблемасы борчый. Моны ничек тә булса күтәреп чыгасы иде. Бу мәсьәләне балалар бакчасы, мәктәптән башлап хәл итәргә кирәк. Аны дәүләт программасы белән генә хәл итеп була дип уйлыйм. Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала. Чит төбәктә бу аеруча сизелә. Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, элек балалар бакчасында татар теле дәресләре булган. «Хәзер мәгариф бүлегеннән килеп, кисәтү ясыйлар. Татар теле дәресләрен кайтаруы җиңел эш түгел. Татар телен сайлаучылар да аз. Гаиләдә татар мохите хөкем сөргән, әти-әнисе укытучы булып эшләгән балалар татар телен сайлый. Аның каравы, югары белем алырга, эшләргә балаларын Татарстанга җибәрергә тырышалар», - диде Илгис Гайсин.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X