Лилия Әхмәтҗанова: Татарстанда туган телләргә игътибар артты
Балалар бакчаларына, бик күп мәктәпләрнең беренче сыйныфларына татар төркемнәре тупланган.
Районнарда милли мәгариф өчен район башлыгы җавап бирә башлагач, туган телләргә игътибар арткан.
«Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиянең төзелүе бик кирәкле адым булды. Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов зур авторитетка ия кеше. Аның туган телләргә карата һәр район башлыгының игътибарын арттыруы безгә зур ярдәм итте», — диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.
Элек милли мәгариф өчен җаваплылык методистлар җилкәсендә генә булса, бүгенге көндә җаваплылык район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу фикерне Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясендә «Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Балалар бакчаларына, бик күп мәктәпләрнең беренче сыйныфларына татар төркемнәре тупланды. Милли балалар бакчалары ныклы күзәтүгә алынды. Агымдагы уку елында татар телен сайлаган балалар саны кимемәде. Бу да яхшы күренеш. Билгеле, җиденче сыйныфка кадәр русча укыган балаларда тиз генә үзгәреш тоеп булмый. Мин башланган эшнең уңай нәтиҗә бирәсенә ышанам», — диде Лилия Әхмәтҗанова.
Татарстанда татар теленнән һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр булдырылды. Алар кызыклырак һәм бала өчен җиңелрәк эшләнде. Министрлык вәкиле сүзләренчә, рус телле балалар да «Сәлам» дәреслекләре белән бик теләп эшли, татарча сөйләшә алуга ирешкән.
Рифат Каюмов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 06:10Әгъзам Фәйзрахманов: Тәрбия коралыБүген дә телевидение тапшыруларын караганда авторларның табышларына балалар кебек чын күңелдән шатланабыз, кимчелекләргә тап булсак, калыптан чыгып, күңелсезләнергә дә туры килә.21800
-
7 март 2021 - 10:56Песошин: Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак Татарстанда якынча 92,4 мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар11500
-
7 март 2021 - 10:48Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.7600
-
7 март 2021 - 06:00Рәзилә Низами: Ирексездән иркен сулап куям, Кардәшлекне тоеп янәшә... Бәхетлеләр сөюләрен Ят күздән саклый белә. Сөю бит ул, ак кар кебек, Мизгелгә генә килә.6201
-
6 март 2021 - 06:33Тынгы белмәс Миләүшә Озак югалып тормады тиктормас Миләүшә, ул «Оста татар» проектын оештырып җибәрде дә яшьләрне дөрес татарча сөйләшергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә асыл зат булып күренергә өйрәтә башлады.23203
-
6 март 2021 - 06:10Айга кырын карама (6-12 март) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!10300
-
5 март 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 8 (2021) Гүзәлләребезне котлап тәүдә, Кереп килә җиһан язларга!..3401
-
4 март 2021 - 14:54Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра.11000
-
4 март 2021 - 14:46Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде. Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак.5500
-
4 март 2021 - 14:43Сөт сатудан көненә 102 млн сум акча керә. Кайсы район артта калган? Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум табыш алган, шуның 6 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент.12800
-
4 март 2021 - 14:34Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак.12100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55500
-
3 март 2021 - 12:21Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.20900
-
3 март 2021 - 11:47«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.11400
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.36000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика