Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Котлыйбыз!

Редакциябезне гөлбакчага әйләндерүче хезмәттәшебез Рәсилә Сәхипҗан кызы Фәттахованың бүген туган көне. Гомеренең бу күркәм бәйрәменә ул яшәү зирәклегенә ирешкән, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, эшендә хөрмәт казанган һәм күп хыялларына ирешкән хәлдә килә. Тырыш, белемле, зыялы, олы йөрәкле, игелекле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, тапкыр сүзле безнең бәйрәмдарыбыз. "Мәдәни...

Редакциябезне гөлбакчага әйләндерүче хезмәттәшебез Рәсилә Сәхипҗан кызы Фәттахованың бүген туган көне.
Гомеренең бу күркәм бәйрәменә ул яшәү зирәклегенә ирешкән, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, эшендә хөрмәт казанган һәм күп хыялларына ирешкән хәлдә килә. Тырыш, белемле, зыялы, олы йөрәкле, игелекле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, тапкыр сүзле безнең бәйрәмдарыбыз. "Мәдәни җомга" газетасының һәр өтере, һәр хәрефе урынында булсын, дөрес язылсын өчен, ихлас күңелен салды ул.
Без Рәсилә Сәхипҗан кызын ихластан котлыйбыз, аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сәламәт һәм бәхетле бул!
Хезмәттәшләрең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев