Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Халык быел Кыш бабайдан нәрсә сорый?

Балалар һәм өлкәннәрнең иң теләгән Яңа ел бүләкләре билгеле булды.

Бөек Устюгтагы Кыш бабайның почта бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Медведкова өлкәннәр һәм балалар Яңа елга нинди бүләкләр көтүе турында сөйләгән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Медведкова сүзләренә караганда, балалар ешрак бүләккә кесә телефоннары сорый, рейтингтагы икенче урынны LEGO конструкторлары һәм “L. O. L” курчаклары бүлешкән. Өченче урында — квадрокоптерлар, гироскутерлар, планшетлар һәм ноутбуклар. Бүлекчә җитәкчесе билгеләп үткәнчә, балалар еш кына велосипед та сорый.

Өлкәннәр, үз чиратында, барыннан да ешрак бәхет, иминлек һәм сәламәтлек сорый. Матди байлыклардан аларны ешрак фатирлар һәм автомобильләр кызыксындыра.

Ноябрь аенда Кыш Бабай 23 мең хат алган, шуларның 89ы электрон почта аша җибәрелгән, дип белдерә Медведкова. Хәзерге вакытта бүлек көнгә 500 меңнән алып 1 меңгә кадәр хат ала, ә 1 декабрьгә рекордлы 3,5 мең хат килгән.

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев