Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларда кискен кытлык кичерә

Хәзерге вакытта 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитешми.

Казанның автотранспорт предприятиеләре кадрларга кытлык кичерә. Хәзерге вакытта 30% хезмәткәр, яисә 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитми. Хәл 2021 ел башыннан киеренке кала.

Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хәбәр иткәнчә, автотранспорт предприятиеләрендә хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, җәмәгать транспорты рейслары кичке вакытта кыскартылган. 2, 10, 10а, 25, 29, 34, 36, 55, 63, 68, 72, 75, 77, 90 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәтенең көнлек интервалы арткан.

Кадрлар кытлыгының сәбәпләре шунда ки, узган ел туган илләренә кайтып киткән чит ил эшчеләре автотранспорт предприятиеләренә кире кайтмаган, чөнки предприятиеләрнең хәзерге вакытта хезмәт хакы күләмен арттырырга мөмкинлекләре юк. Казанның муниципаль унитар автотранспорт предприятиеләре буенча машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2020 елда 52016 сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, сезонлы вируслы авырулар аркасында, хәзер 196 хезмәткәр больничныйда. 2020 елның гыйнвары белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга арткан, дип билгелиләр комитетта.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча, Казан транспорт предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшереп торалар. Аерым алганда, борын тыгылу һәм югары тән температурасы кебек симптомнар булганда, кондукторларга һәм машина йөртүчеләргә эшләргә рөхсәт итмиләр. Бүген дә шул сәбәпле, 5 җәмәгать транспорты хезмәткәре маршрутларга чыкмады. Тән температурасы 37,2 градуска кадәр күтәрелсә, хезмәткәрләр шулай ук маршруттан төшерелә.

Хәзер транспорт предприятиеләре машина йөртүчеләрне һәм кондукторларны илнең башка төбәкләрендә эзлиләр. Эшкә урнашырга теләүчеләрне автобусларда күрсәтелгән кайнар линия телефоннары буенча, шулай ук кадрлар бүлекләренә +7(843)533-70-16 (Метроэлектротранс), +7(843)276-87-16 (КПАТП-9), +7(843)590-02-97 (ПАТП-2), +7(843)560-58-24 (ПАТП-4) телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев