Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

КАЗАНГА МӘСКӘҮЛЕЛӘР БҮЛӘГЕ

Татарстанда өч көн дәвамында Мәскәү көннәре барды. Казанга Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге рәсми делегация килгән иде. Башкала кунаклары арасында дәүләт эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, хезмәтләре, иҗатлары белән танылган милләттәшләребез бар иде. Казанлылар хәтеренә бу көннәр Мәскәүнең рәсми делегацияләре һәм республика хөкүмәт вәкилләре катнашында үткәрелгән күп кенә...

Татарстанда өч көн дәвамында Мәскәү көннәре барды. Казанга Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге рәсми делегация килгән иде. Башкала кунаклары арасында дәүләт эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, хезмәтләре, иҗатлары белән танылган милләттәшләребез бар иде. Казанлылар хәтеренә бу көннәр Мәскәүнең рәсми делегацияләре һәм республика хөкүмәт вәкилләре катнашында үткәрелгән күп кенә мәдәни чаралар белән кереп калды.
Шуларның берсе: "Новый балет" Мәскәү дәүләт музыкаль театры В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә О.Уайльд әсәре буенча эшләнгән "Соловей и Роза" спектаклен куйды. "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә ачылган "Мастер и ученик" күргәзмәсе дә сәнгать сөючеләрдә кызыксыну уяткандыр, анда Россия халык рәссамы Сергей Андрияка һәм аның шәкертләренең картиналарын күрергә мөмкин.
Программа кысаларында шулай ук Мәскәү янындагы сугышларда катнашкан ветераннар белән очрашулар, "Түгәрәк өстәл" утырышлары, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча иптәшләрчә көч сынашулар булып үтте.
Мәскәүлеләр Казаныбызга озак елларга истәлек булырлык, күңелгә бик тә ятышлы тагын бер бүләк калдырды. Ул 2 нче Газовая урамындагы йортның олы юлга карап торган ягына татар халкының горурлыгы булган пат­риот-шагыйрь Муса Җәлилнең зур итеп ясалган портреты һәм "Моабит дәфтәре"ннән татар һәм рус телләрендә язылган шигыре. Казанлылар граффити стилендә ясалган рәсемне, Универсиада проспектыннан узганда, көн саен күрә ала. Мәскәүнең мәдәният департаменты Татарстан башкаласындагы йортны бизәргә тиешле бу рәсемне күпсанлы граффити сурәтләр арасыннан сайлап алган. Аларның күңеленә "Новатек Арт" компаниясе ясаган шушы рәсем эскизы хуш килгән. Компаниянең техник директоры Азиз Кәримов әйтүенчә, алар инде 4 ел дәвамында Мәскәүнең торак йортларын, барларын, сәүдә үзәкләрен бизәү белән шөгыльләнә икән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек барган көннәрдә дә Кремль яр буен бизәүне "Новатек Арт"ка ышанып тапшырганнар.
Россия башкаласы рәссамнары Казанга килгәндә, шәһәребез түрәләре бизәү өчен йортны әзерләп куйган булган инде. Әмма тәкъдим ителгән бу бинаның техник үлчәмнәре туры килеп бетмәгән. Газовая урамындагы кече мәйданлы фатирлардан торган бу йортны мәскәүлеләр үзләре эзләп тапкан. Яшь рәссамнар Александр Емельянов белән Владислав Порвеев портретны, баллоннарга тутырылган акрил буяу кулланып, дүрт көн дәвамында ясаган. Алар эшне башлаганчы, Казандагы Муса Җәлилнең иҗатын, тормышын, аның үлмәс батырлыгын чагылдырган урыннарда, музейларда булган, "Моабит дәфтәре" белән танышкан, шагыйрьнең Кремль урамындагы һәйкәлен караган. Осталарны аеруча Татарстанның халык рәссамы Харис Якупов иҗат иткән "Хөкем алдыннан" картинасы тетрәндергән.
Билгеле ки, көзге салкын җилле, карлы яңгыр явып торган көннәрдә портретны ясау бик үк җиңел булмаган, рәссамнар авырып та алган.
Портретны ачу тантанасында катнашкан Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова белдергәнчә, проект казанлылар өчен көтелмәгән бүләк булган. Стенага ясау өчен рәсем темасы бик уңышлы сайланган. Ул шәһәребез тормышына да, яшьләр тарафыннан уңай кабул ителә торган граффити сәнгатенә дә яңа юнәлеш кертергә мөмкинлек бирә. Казанда исә үзенчәлекле стиль аша яңача төсмер бирергә мөмкин булган йортлар күп, шуңа күрә проект дәвам итәчәк.
Мәскәү мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары Владимир Филиппов Муса Җәлилнең уртак героебыз булуын, аның портреты кылган батыр­лыгы турында искә төшереп торачагын әйтте.
Татарстанда Мәскәү көннәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия башкаласы сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды. Аны телевидениенең яңалыклар чыгарылышы дикторлары - танылган якташларыбыз - Максим Шәрәфетдинов һәм Фәридә Корбангалиева алып барды.
Мәскәү көннәре Татарстанда соңгы биш елда икенче тапкыр уздырылды.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев